Бөгелмә авазы

Уңганнар, булганнар, гүзәлләр

3 декабрь көнне Карабаш мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды.

Әни... Бу сүздә күпме наз, җылылык, күңел тойгысы, сөйкемлелек, мөлаемлык, сабырлык тупланган. Бистәбезнең менә шундый күркәм сыйфатларга ия булган иң яхшы, иң уңган, иң ягымлы әниләре катнашында үтте ул "Ягез әле, әниләр!" бәйгесе. Анда ачык йөзле, эчкерсез, уңган, тугры һәм ярдәмчел хуҗабикәләр: Александра Гәрәева, Илсөяр Шәмсетдинова, Гөлназ Нурсәетова, Миләүшә Кәлимуллина, Гөлнур Золотарёва катнаштылар.
Бәйгенең төрле турларында көч сынашты алар. Бу күңелле дә, файдалы да кичәдә мәдәният йорты җырчылары Самирә Әхмәдишина, Эльвира һәм Марат Мирзахмәтовлар, Галия Вахитова, Эльвира Ибраһимова, биючеләр Риана Закирова, "Астудия", "Карамельки" коллективлары чыгышлары да ямь өстенә ямь булды. Бәйрәм бер тында сизелмичә дә узып китте. Лилия Николаева, Илфат Минхәйдәров, Луиза Минхәйдәрова, Римма Бердникова, Рәсим Яминов катнашындагы жюри әгъзалары бәйгегә йомгак ясады һәм барлык катнашучыларны төрле номинацияләрдә җиңүче дип игълан итте, бүләкләр тапшырды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: