Бөгелмә авазы

Тукай телен өйрәнер өчен – кытайдан

Ике туган абыйлы-энеле Нәзир белән Ирҗан Бикшәнтаевлар Кытай Халык Республикасы, Чинҗиан районы, Чишмә дип аталган татар авылыннан, югары белем алырга дип, Казанга килгәннәр. Казан федераль университетында татар теле белән рус телен өйрәнәләр. Аларның сөйләшүләреннән чыгып, биш ел дәвамында ике телне дә камил үзләштергәннәр дип әйтеп була. Татар җанлы Кытай егетләре...

Әңгәмәдәш -Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА.
Руслан Җәләев фотосы.

Ирҗан:
- Камал театрында спектакль караганнан соң, без Фә­рит Нәбиуллин белән таныштык. Шул көннән яхшы гына аралаша башладык. Ул үзенә Карабашка кунакка чакырды. Менә буш вакыт килеп чыгу белән бу якларга юл алдык. Фәрит абый безгә экскурсия оештырды, тауга мендек, атларда йөрдек, зиратта булдык. Аннан Бөгелмәне күрсәтергә, аның кешеләре бе­лән таныштырырга алып килде.

- Кытайдагы татар авылы безнең Татарстандагылардан аерыламы? Анда татар гореф-гадәтләре сакланганмы?

Ирҗан:
- Бик нык аерылып тора. Мондагы авылларда татар рухы сизелә, безнең туган яклардагы авыллар кытай милләтенекенә якын.

Нәзир:
- Гореф-гадәтләр сакланган. Ел саен Сабан туе, Нәүрүз бәйрәмнәре үткәрелә. Безнең авыл халкы мөселман динен тота. Шуңа күрә дини бәйрәмнәр дә зурлап үткәрелә. Авылыбызда мәчет тә бар.

- Татар телен яхшы белүе­гез сизелә. Гаиләдә нинди телдә сөйләшәсез?

Ирҗан:
- Татар телендә дөрес итеп, Тукай телендә сөйлә­шергә омтылабыз. Минем әтием - татар, әнием - казакъ. Нәзирнеке - икесе дә татарлар. Гаиләдә төрлечә була. Без барлыгы биш тел беләбез. Алар: татар, кытай, рус, казакъ һәм уйгур телләре.

- Алга таба планнарыгыз нинди?

Нәзир:
- Без быел КФУны тә­мам­лыйбыз. Мин консерва­то­­­риягә керергә җыенам.

Ирҗан:
- Безнең авыл татар авылы булуга карамастан, анда туган телләрендә сирәк сөй­лә­шәләр, кытайда татар теле саф дәрәҗәдә кулланылмый. Нәкъ менә татар телен яхшы дәрәҗәдә өйрәнер өчен без КФУга укырга кердек. Төп максатыбыз - сәнгать, мәдәният юлыннан китү. Мин, әлеге уку йортын тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссерлык факультетына укырга керергә уйлыйм.

Туган телебезгә шундый зур хөрмәт белән карау, хәтта безнең шартларда да, бүгенге көндә бик сирәк күренешләрнең берсе. Шуңа да чит җирләрдән тел өйрәнергә махсус килгән яшьләр барыбыз өчен дә үрнәк булырлык. Егетләр туган телнең - татар теленең кадерле икәнен аңлый, аны сак­лап калырга омтыла.

Аларның Бөгелмә буйлап экскурсияләре дәвам итте. Алдагы тукталыш Татар мәдәният үзәге иде...

Бөгелмәнең йөзек кашы булган Хәким бай йорты кунак­лар күңеленә хуш килде. Татар мәдәният үзәге директоры Флюра Шәрипова җитәкчелегендәге тырыш хезмәт коллективы белән очрашу егетләр күңелендә онытылмас хатирәләр калдырды дип ышанып әйтеп була. Егетләр анда үзләренең музыкаль осталыкларын җыр­лар башкарып та күрсәтеп бирделәр. Халык музыка коралы думбрада уйнап, татар, кытай, казакъ көйләрен матур итеп җырладылар /рәсемдә/.

Ерак араларны якын итеп килгән, Кытай илендә яшәүче милләттәшләребезнең (әлеге 1 миллиардтан артык кеше яшәгән дәүләттә 7 меңгә якыны гына татар. Авт.) үзебезнең гореф-гадәтләрне, татар мо­ңын саклап кала алулары һәм аны алга таба да үстерү өчен тырышулары сок­лану һәм горурлану хисләре уята.

Егетләрнең татар милли бәйрәме Сабан туе көннәрендә кабаттан кунакка килүен шәһә­ребездә көтеп калабыз.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: