Бөгелмә авазы

Тәрбиягә бала алган гаиләләр үз осталыкларын ярминкәдә күрсәтте

Гаилә ул - җылы учак. Ә инде балаларны асрамага алган гаиләләрнең кул эшләре бәйгесе республика ярминкәсендә катнашкан гаиләләр - җылы, оста куллы учак. "Гаилә учагы - иҗат илһамы" дип исемләнгән ярминкәдә әти-әни назыннан мәхрүм калган балаларны үз канаты астына алган гаиләләр катнашты. Бу чара безнең районда инде икенче тапкыр уздырыла....

Гаилә ул - җылы учак. Ә инде балаларны асрамага алган гаиләләрнең кул эшләре бәйгесе республика ярминкәсендә катнашкан гаиләләр - җылы, оста куллы учак. "Гаилә учагы - иҗат илһамы" дип исемләнгән ярминкәдә әти-әни назыннан мәхрүм калган балаларны үз канаты астына алган гаиләләр катнашты. Бу чара безнең районда инде икенче тапкыр уздырыла. Аны Бөгелмәнең "Ятим калган балаларны гаиләгә урнаштыру, гаиләләрне һәм баланы асрамага алуга әзерләү" үзәге оештыра. Узган елны катнашучылар берничә генә булса, быел аларның саны унбишкә җиткән.

Ярминкәдә катнашучы гаиләләр чын мәгънәсендә горурлык уята. Авырлык?! Алар бу сүз алдында куркып калмаган. Әлеге чара республиканың шундый гаиләләрен берләштерде. Алар Сарман, Ютазы, Бөгелмә, Әлмәт, Алабуга, Минзәлә, Лениногорск районнарыннан һәм Чаллы шәһәреннән килгән. Республиканың уңган, тату гаиләләре ярминкәдә картиналар, милли аш-су, кул эшләре тәкъдим итте. Бу көнне алар сату итеп кенә калмады, ә бәйгедә дә катнашты. Әзерләгән өстәлләрен жюри әгъзалары алдында тәкъдим итте.

"Иң яхшы ярминкә урыны" номинациясенә Әлмәт районы кунаклары Шәйхетдиновлар гаиләсе лаек булды. "Иң яхшы ярминкә костюмы" исемен Сарман районыннан Кусстовскийлар гаиләсе алды. Соңгы өченче "Иң яхшы гаилә иҗат эшләре" номинациясендә Бөгелмә районыннан Звегинцевлар гаиләсе җиңү тотты. Башка катнашучылар да буш калмады. Аларның һәркайсы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан катнашучы Дипломына ия булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: