Бөгелмә авазы

Татарча премьера: халык театры янә тулы заллар җыйды

Татар мәдәният үзәге яңа сезонны Фоат Садриевның “Безнең авыл кызлары” спектакле белән ачып җибәрде. Премьераны халыкка март аенда тәкъдим итәргә тиешләр иде. Чикләүләр сәбәпле, бу әсәр ярты елдан соң гына сәхнәгә чыкты.

Традициядән тайпылдылар

Татар мәдәният үзәгендә – кабат премьера. “Безнең авыл кызлары” –  Бөгелмә халык театры артистлары сәхнәгә куйган инде 15нче әсәр. Бу юлы театр режиссеры – ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Флюра Шәрипова Фоат Садриевның иҗатына мөрәҗәгать иткән. Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, ул сугыш темасын сайлаган.  “Безнең авыл кызлары” әсәре дәһшәтле елларда тылда хезмәт иткән хатын-кызларның ачы язмышы турында... Спектакльнең беренче секундыннан  ук  артистлар тамашачыны шул чор вакыйгаларына алып кереп китте. Алар дулкынланып Левитан укыган хәбәрләрне тыңладылар, басудан җыеп алынган һәр бөртек өчен борчылдылар, төп геройлар белән бергә мәхәббәт утларында яндылар.

Әсәр эмоциональ яктан бик көчле. Артистларыбыз да бик оста уйнады. Нәкъ алар бу әсәрне һәр тамашачы йөрәгенә җиткерде. Зал артистларыбызга кушылып елады, борчылды, көлде, шатланды...  Бу юлы без традициядән тайпылдык. Бөгелмә халык театры репертуарында, нигездә, Туфан ага Миңнуллинның әсәрләре иде. Беренчедән, ул күтәргән темалар һәрвакыт актуаль булып кала, икенчедән,аларны сәхнәгә куюы җиңел һәм рәхәт, өченчедән, бу әсәрләр аша безнең халык театры исеме бөтен Татарстанга танылды. Без “Идел-йорт” театрлар фестивалендә берничә тапкыр грантка ия булдык. Фоат Садриевның “Безнең авыл кызлары” спектакле дә бөгелмәлеләр күңеленә хуш килде. Боерган булса, премьераны Татар Димскәе, Кодаш  авылы халкына да барып күрсәтергә ниятлибез, дип сөйләп үтте “Бөгелмә авазы” газетасы журналистларына Татар мәдәният үзәге директоры Флюра Шәрипова.

Юбилейлы роль

Төп рольләрнең берсен Татар мәдәният үзәгенең сәнгать җитәкчесе Регина Нәҗмиева башкара. Комсомол оешмасы секратаре Зәйнәп – чибәр, туры сүзле, дөреслек өчен җанын бирергә әзер булган хатын-кыз. Ул авыру әнисен тәрбияли, колхозда янып-көеп эшләп йөри. Тылдагы көндәлектән арыган Зәйнәп йөрәген әле ярый мәхәббәт хисләре җилкендерә. Ул гап-гади колхоз егете Газизны ярата. Колхоз председателе Хәйретдин дә аңа битараф түгел, тик Зәйнәп кенә ул хисләргә җавап бирми. Газизен сугышка озаткач, үзенең авырлы булуын белеп ала. Тик ачы телле авыл хатыннары гына ике яшьнең арасын бутыйлар. Фронтка хатлар язып, имеш: “Синең Зәйнәбең Хәйретдин белән чуала”, – дип, Газизны сөйгән ярыннан аералар. Зәйнәп башта әнисен югалта, аннары карындагы баласын һәм менә сөйгән ярын... Боларның барысын Зәйнәп күтәрә алмый, акылга җиңеләя.

Алты ай хастаханәдә дәваланганнан соң, минем героиня терелә. Зәйнәпнең мәхәббәтенә ышанмаган Газиз, башка хатын-кызга өйләнеп, соңыннан аерыла һәм, ахыр чиктә, туган авылына әйләнеп кайта. Тик Зәйнәп аны гафу итә алмый. Героиняны уйнавы минем өчен авыр түгел. Аның хис-кичерешләре эчке дөньяма якын, чөнки мин – драма рольләрен башкаручы актриса.Зәйнәп – халык театрында мин уйнаган 10нчы роль. Биредә эмоцияләр еш алышына, образның тышкы кыяфәте дә һәр бүлектә үзгәрә. Менә шул яктан роль бик авыр. Грим ясарга, киемнәрне алыштырып өлгерергә кирәк иде. Зәйнәпне тулысынча ачып бирә алдым дип уйлыйм. Бу алкышлардан сизелде, тамашачыларның рәхмәт сүзләреннән аңлашылды, дип сөйләде “Бөгелмә авазы” газетасы журналистларына Татар мәдәният үзәгенең сәнгать җитәкчесе Регина Нәҗмиева.

Дебют

“Безнең авыл кызлары” спектакле Бөгелмә халык театры тарихына күп санлы дебют рольләр белән кереп калачак. Шундый рольләрнең берсен Клара Гайсина башкара. Халык театры өчен мондый актрисага тап булу – зур бәхет. Клара ханым кайчандыр Минзәлә татар дәүләт театрында уйнаган булган. Тормыш аны Бөгелмәгә алып килә һәм ул яңа тамашачының да күңелен яулап ала. Спектакльдә Клара Гайсина Гыйльмеямал ролен башкара. Бригадир, ферма мөдире дәһшәтле елларның авырлыгына буйсынмый, ничек кенә булмасын, үзендә елмаерга, шаярырга көч таба.

Минем мәдәният өлкәсендә белемем юк. Мин – өйрәнчек-актер. Сәхнәдә уйный белү осталыгы миңа табигатьтән бирелгән. Минзәлә театрында башта реквизитлар таратучы булып эшләдем, ә соңыннан актриса итеп эшкә алдылар. Бөгелмә сәхнәсенә тәүге тапкыр чыгуым. Мин башкарган роль күңелемә якын. Минем кебек ук чая, җитез, шаярырга яратучан. Үзем комедия рольләрен башкарырга яратам. Режиссерыбыз моны тоеп алган, мин уйный алырдай дөрес образны сайлаган, дип сөйләде “Бөгелмә авазы” газетасы журналистларына халык театры актрисасы Клара Гайсина.

Реквизитлар – тормыштан

Спектакльнең музыкаль, сәхнә бизәлеше, костюмнар да тамашачыны шул чорга алып кереп китә. Әсәр тагын да үтемле булсын өчен реквизитларны авыллардан эзләгәннәр. Агач стенадагы аклы-каралы фотосурәт – Регина Нәҗмиева авылыннан, патефонны Нәҗип Кильдияров алып килгән. Шунысын әйтергә кирәк, әлеге музыкаль җиһаз һаман эшли. Костюмнарны – ул чор өс-киемнәрен дә артистлар туганнары, якыннары арасыннан эзләп тапканнар.

Шөкер, премьерага зал тулы халык җыелды. Әлбәттә, “таҗ” авыруыннан саклану чараларын күрдек. Бу – бүгенге көндә төп таләпләрнең берсе. Тамашачыларның рәхмәт сүзләре – тырышлыгыбызның нәтиҗәсе. Шәһәр һәм районыбызның мәдәният идарәсе җитәкчесе  Лена Миңнуллина спектакльгә югары бәя бирде. Минем фикерем буенча, әлеге сәхнә әсәрен мәктәп укучыларына күрсәтү дөрес булыр, чөнки бу безнең тарих, ә аны онытырга ярамый.

Алсу МӨКАТДӘС       

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: