Бөгелмә авазы

Татар халык театрының юбилей елы

20 ел... Аз да, күп тә түгел. Әмма шул вакыт эчендә кечкенә генә труппа сәхнәгә 15ләп спектакль куя, Бөгелмә халкын татар сәнгатенә гашыйк итә, “Халык театры” исемен ала, Рәсәй буйлап гастрольләрдә йөри. Иҗат казанында кайнап, Бөгелмә халык театры вакыт үткәнен сизми дә калган. Баксаң, алар инде икенче дистәне ваклап килә икән...

...Татар мәдәният үзәгендә театр сәнгатенең йөзек кашы, татар халкының горурлыгы булган Бөгелмә халык театры урнашкан. Киләчәктә милләтебезгә зур таяныч булырдай, милли телебезне үстерү, ата-бабаларыбыздан калган милли рухны һәм гореф-гадәтләребезне саклап калу максатларын үз алдына куеп, 2001 елдан бирле халкыбызга тугры хезмәт итә әлеге театр.

Театрның репертуары, төрле елларда сәхнәләштерелгән Т. Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү”, “Моңлы бер җыр”, “Йөрәк маем”, “Әниләр һәм бәбиләр” спектакльләре, Ә. Атнабаевның “Ул кайтты”, Ф. Бүләковның “Әбиләргә ни җитми?” пьесалары белән беррәттән, М. Фәйзинең “Галиябану”, Т. Гыйззәтнең “Башмагым” кебек классик әсәрләрне дә үз эченә ала. Бу спектакльләрнең зур уңыш белән баруы, һичшиксез, коллективның нигезен тәшкил иткән талантлы һәм тәҗрибәле артистларның зур казанышы. Халык театрының үзешчән артистларын аерым атап китүне кирәк саныйм: Фәния Сухова, Гүзәл Медведева, Клара Сәйфиева, Клара Гайсина, Гөлнара Солтанова, Регина Нәҗмиева, Гөлнара Габдрахманова, Рәмзия Галимова, Эльвира Латыйпова, Ләйсән Мусина, Эдуард Гафиятуллин, Әмир Садыйков, Әнәс Низамов, Руслан Җәләев, Наил Һадиев, Илнур Иркәгалиев, Булат Латфуллин, Яхъя Хәлимов һәм башкалар. Театр сәнгате юлында зур алгарыш кичергән әлеге коллективның җитәкчесе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, режиссер Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова. Аның җитәкчелеге астында Бөгелмә халык театрының ирешкән уңышлары, яулаган үрләре коллективка хәтта дәүләт театры исеменә дәгъва итәргә мөмкинлекләр ача.

2007 елдан башлап, Татар мәдәният үзәгенең халык театры (Татар мәдәният үзәгендә оешкан театр коллективына 2007 елда рәсми рәвештә мактаулы “Халык театры” исеме бирелә), республикабызда халык теартлары арасында үткәрелә торган “Идел-йорт” фестивальләрендә катнашып, югары уңышларга иреште: 2007 елда Казан шәһәрендә үткәрелгән Республика “Идел-йорт” театр фестивалендә Туфан Миңнулинның пьесасы буенча куелган “Гармун белән скрипка” спектакле белән катнашып, 2нче дәрәҗә лауреат исемен яулый.

         2012 елда татар коллективы җирле автор Әсхәт Закировның наркотикларга каршы язылган “Глюк түгел, чынбарлык” пьесасы белән республика театрларын бәяләүче жюри әгъзалары тарафыннан махсус приз белән бүләкләнә.

         2015 елда халык театры Бөек Җиңүнең 70 еллыгына М. Әмирнең “Миңлекамал” пьесасын сәхнәләштереп, “Идел-йорт” фестиваленең 2нче дәрәҗәле лауреаты исеменә лаек була.

         2018 елда халык театры Т. Миңнуллинның “Гөргери кияүләре” спектакле белән “Гран-при” яулап, Камал театрында үз спектакльләрен Казан тамашачысына күрсәтү мөмкинлегенә һәм Мәдәният министрлыгының бүләге – 1 миллион сумлык сертификатка ия була. Бөтендөнья Татар Конгрессы исә апрель аенда Төмән өлкәсенең татар авылларына театрның гастроль турларын оештыра.

         Шул рәвешле, 2019 елның 14–21 май көннәрендә Бөгелмәнең татар халык театры Төмән өлкәсендә гастрольләрдә булып, биш көн эчендә 20 спектакль күрсәтеп, ике мең ярым тамашачыга милли-мәдәни хезмәт күрсәтте. Театрның “Гөргери кияүләре” һәм “Гаиләм – бәхет бишегем” спектакльләрен Төмән татарлары зур дулкынлану һәм көчле алкышлар белән каршы алды. Төмән телевидениесе һәм матбугат чаралары тарафыннан Бөгелмә халык театры спектакльләренә зур бәя бирелде.

– Безне шаккатырганы шул булды: бүгенге көнгәчә Төмән өлкәсендә бер генә театр да аяк басмаган, өлкәннәр дә, балалар да безнең чыгышларыбызны чит планетадан килгән инопланетяннарны караган кебек карадылар. Үзебезнең чыгышыбыз алдыннан “Татарстаныбыз сәламнәрен” әйтеп, милләттәшләребезнең җылы сүзләрен ирештердек, – дип, гастрольләрдән алган кичерешләре белән уртаклашты театрның җитәкчесе һәм режиссеры Флюра Шәрипова.

         Телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуда татар театрының урыны гаять зур. Халыкка рухи һәм әхлакый тәрбия бирүгә, татар милли театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Бөгелмә халык театры коллективы зур мактауларга лаек.

         Бүгенге көндә Бөгелмәнең Татар мәдәният үзәге каршында уңышлы эшләп килүче халык театрының профессиональ дәрәҗәдә уйнаучы иҗат төркеме бар. Театрның режиссеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, театр легендасы Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова – “Мәдәнияттәге уңышлар өчен” билгесе һәм Бөтендөнья Татар Конгрессының “Милләткә күрсәткән хезмәтләре өчен” медале иясе. Соңгы ун ел эчендә Бөгелмә халык театрының республикада иң көчле, профессиональ дәрәҗәдә уйнаучы коллектив икәнен “Идел-йорт” театр фестивальләренең мәртәбәле жюри әгъзалары да раслады. Коллективның иҗади казынышлары Бөгелмә халык театрның дәүләт театры исеменә лаеклы икәнен тагын бер кат дәлилли.

         Әгәр республикабызда татар дәүләт театрлары күбрәк булса – бөек халкыбызның киләчәге өметле булыр иде!

Язманың тулы вариантын "Бөгелмә авазы" газетасының 22 гыйнвардә чыккан 2нче санында укый аласыз.

Алсу Мөкатдәс әзерләде

Фотолар: Татар мәдәният үзәге архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: