Татар Димскәе мәдәният йортында кич утыру узды

Бу чара татар халык җырларының төрләре һәм әһәмияте, үзенчәлекләре белән таныштыру, уен аша татар халык җырларына мәхәббәт һәм ихтирам хисләре уяту максатында оештырылды.
Кичәбезне Илгизә Миңнекәева Г. Тукайның "Туган тел" көен баянда уйнап ачып җибәрде. Алып баручылар: авыл китапханәчесе Зелера Камалиева һәм мәдәният йортыбызның сәнгать җитәкчесе Гөлнара Рәхимова татар халык җырларының төрләре белән таныштырдылар. Озын җырлар, кыска җырлар, уен җырлары, такмаклар, төрле төбәкләргә багышланган җырлар, бишек җырлары җырланды, бәетләр, мөнәҗәтләр укылды. Бигрәк тә өлкән яшьтәге Назыйма апа Әхмәтҗанованың җырлавы һәм мөнәҗәт әйтүе һәрберебезнең күңеленә хуш килде. Минира Ишмиеваның көйләп мөнәҗәт укуы, Римма Низамова, Нәсимә Шәйхуллина, Фәндилә Нәбиуллинаның моңлы итеп җырлаулары кичәбезне тагын да ямьләндереп җибәрде. Чын-чынлап ял итеп, кичә барышында түгәрәк уеннары уйнадык, биедек, такмаклар әйттек, һәркем үзенең осталыгын күрсәтте. Менә шулай күңелле узды Татар Димскәендә кич утыру. Чараны матур оештырып, күркәм итеп уздыруга мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл китапханәчесе зур көч куйганнар, аларга аерым рәхмәт әйтәсе килә. Киләчәктә дә шундый очрашулар оештырылсын иде дигән теләктә калабыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 апрель 2021 - 18:02Россия Пенсия фондында ана капиталын куллану кагыйдәләрендәге үзгәрешләрне аңлаттылар Татарстанлылар ана капиталы акчасын күбесенчә торак шартларын яхшыртуга тота.9700
-
18 апрель 2021 - 16:02Чаллыда боз астына төшеп киткән үсмер кызны коткарганнар Шаһитлар Мәләкәс елгасы бозында биш бала уйнавы турында хәбәр иткән.8400
-
18 апрель 2021 - 14:03Исерек Бөгелмә кунакка чакырусыз килде Җирле ханым торакка законсыз үтеп кергән өчен җинаять җаваплылыгына тартылган.8000
-
18 апрель 2021 - 10:03Композитор Шамил Тимербулатов вафатыннан соң беренче тапкыр искә алу кичәсе үтте Шамил Тимербулатов — баян өчен концерт язган беренче татар композиторы.6300
-
17 апрель 2021 - 18:04Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы бренды идеясенә бәйге тәмамланырга ике атна калды Гаризалар һәм иҗади эшләр бәйгегә 30 апрельгә кадәр кабул ителә.14700
-
13 апрель 2021 - 09:07Современная поэзия / Стихи про любовь / Укый Лилия Шагалеева / Шигырьләр 0+
-
12 март 2021 - 10:34Бөгелмә районында ферма каравылчысы сыерларны янгыннан коткарган вакытта тәнен пешергән
-
9 март 2021 - 08:27Бөгелмә муниципаль районы башлыгы хатын-кызларны 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады
-
18 апрель 2021 - 12:03Бөгелмәдә Бөтенроссия мәдәният хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм уздыБөгелмә драма театры залында мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре - шәһәрлеләр тормышына сәнгать, иҗат, гармония һәм матурлык алып килүчеләр җыелды.15700
-
17 апрель 2021 - 12:02Бөгелмә мөхтәсибәте имамнары ТР мөселманнары Диния нәзарәте съездында катнашты Съездның көн тәртибендәге төп мәсьәләләр-Татарстан мөфтие һәм Татарстанның баш казые, шулай ук Татарстан мөфтиенең беренче урынбасарын сайлау иде.28900
-
18 апрель 2021 - 12:03Бөгелмәдә Бөтенроссия мәдәният хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм узды Бөгелмә драма театры залында мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре - шәһәрлеләр тормышына сәнгать, иҗат, гармония һәм матурлык алып килүчеләр җыелды.15700
-
17 апрель 2021 - 14:03"Россия балалары-2021" акциясе кысаларында Бөгелмә полицейскийлары профессиональ чаралар үткәрә Өлкән сыйныф укучылары сораулар бирделәр һәм яшьләргә сәламәт яшәү рәвеше алып бару теләген ничек тәрбияләргә кирәклеге турында тәкъдимнәр әйттеләр.14700
-
17 апрель 2021 - 18:04Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы бренды идеясенә бәйге тәмамланырга ике атна калды Гаризалар һәм иҗади эшләр бәйгегә 30 апрельгә кадәр кабул ителә.14700
-
17 апрель 2021 - 16:02Бөгелмәдә таныш булмаган кеше белән элемтәгә керү телефон урлау белән тәмамланды Тарих Гафиятуллин урамында булды.12700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика