Бөгелмә авазы

Татар Димскәе авылында Сабан туе гөрләде

Сабан туе - безнең милләтнең иң матур йоласы, ул халкыбыз өчен олы мәгънәгә ия. Яшькә, милләткә һәм нинди дин тотуга карамастан, Сабан туе һәркемнең яраткан бәйрәмнәренең берсенә әверелде. Безнең районның татар авыллары аны зурлап билгеләп үтә. Татар Димскәе авылы шундыйлар исәбендә. Нинди генә авыр еллар булмасын, халык иген чәчүнең уңышлы...

Сабан туе - безнең милләтнең иң матур йоласы, ул халкыбыз өчен олы мәгънәгә ия. Яшькә, милләткә һәм нинди дин тотуга карамастан, Сабан туе һәркемнең яраткан бәйрәмнәренең берсенә әверелде. Безнең районның татар авыллары аны зурлап билгеләп үтә. Татар Димскәе авылы шундыйлар исәбендә. Нинди генә авыр еллар булмасын, халык иген чәчүнең уңышлы тәмамлануын, бергә җыелып, бәйрәм иткән.

Менә быел да яңгыр яварга әзерләнүгә карамастан, авыл халкы, аңа игътибар итмичә, Сабан туе аланына агылды. Бәйрәм, традиция буенча, Яндәш мулланың хәер-фатихасы белән башланып китте. Сабан туе ул язгы кыр эшләре тәмамлануын билгели, татарларның хезмәт сөючәнлеген, кунакчыллыгын, күңел киңлеген һәм авыл хезмәтчәннәренә чиксез хөрмәтен дә чагылдыра. Гадәттә, алдынгы эшчеләр нәкъ менә бар авыл халкы алдында билгеләп үтелә. Димскәй авылында бүгенге көндә бер крестьян-фермер хуҗалыгы эшләп килә. Аның җитәкчесе - Диана Булгакова. Бу хуҗалыкның алдынгы эшчеләрен бүләкләр белән билгеләп үттеләр. Иң яхшы эшчеләр исемлегендә - сыер савучы Фәндилә Нәбиуллина, мал караучылар Фәндәс Вәлиев, Илшат Собханов һәм Рәдиф Газиевлар.

Болытлар кабарганнан-кабара барды, шуңа күрә дә халык тизрәк уеннарда катнашып калырга ашыкты. Иң активлары яшь димскәйлеләр, авылның нәни кунаклары булды. Алар бәйрәм яулыгы алу өчен тырышып, кашыкка йомырка салып йөгерде, капчык тотып көч сынашты, аркан тартышты һәм чүлмәк ватты. Өлкәннәр дә, алардан калышмаска тырышып, көянтә белән су ташыды, кул көрәштерде һәм Сабан туеның төп чарасы - көрәштә бил алышты.

Киләчәккә зур өметләр баглап, яшьләр арасында Айрат Хабибрахманов - өченче, Айдар Хәйбуллин - икенче, Владик Гафиятуллин беренче урынны яулады. Өлкән төркем егетләре исә чын көрәш күрсәтте. Ябык, әмма нык гәүдәле Марат Нәгыймов, үз көндәшләреннән калышмыйча 3 нче урынны яулады. Эльвин Джумалыев - 2 нче урында, Карабаш кунагы Линар Ямаловка исә тиңнәр булмады. Ул "Сабан туе батыры" исемен һәм тәкә алды. "17 ел көрәш белән шөгыльләнәм, бу инде минем дүртенче тәкәм. Димскәйгә икенче тапкыр көрәшергә киләм, узган ел бу авыл егете беренчелекне бирмәде", - дип, шатлыгы белән уртаклашты Линар.

Уен-көлке белән бергә җыр-биюдә дә халык күңелен күтәрде. Бар авыл халкы, авыл кунаклары, бергәләп, рәхәтләнеп күңел ачты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: