Бөгелмә авазы

Сәйдә Америкага бара

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр итүенә караганда, яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова быел Вашингтон һәм Нью-Йорк сабантуйларында катнашачак. 6 июльдә ул әнисе Зилә Мөхәммәтҗанова белән Америкага оча. Сәйдә Мөхәммәтҗанова сабантуйларга Америка татарлары чакыруы буенча бара.-Америкада яшәүче татарлар - Алсу һәм Мансур Гыйльметдиновлар чакыра. Алар каршы алачак, урнаштырачак, - ди кызның әтисе Айрат Мөхәммәтҗанов.Вашингтонда...

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр итүенә караганда, яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова быел Вашингтон һәм Нью-Йорк сабантуйларында катнашачак. 6 июльдә ул әнисе Зилә Мөхәммәтҗанова белән Америкага оча.

Сәйдә Мөхәммәтҗанова сабантуйларга Америка татарлары чакыруы буенча бара.-Америкада яшәүче татарлар - Алсу һәм Мансур Гыйльметдиновлар чакыра. Алар каршы алачак, урнаштырачак, - ди кызның әтисе Айрат Мөхәммәтҗанов.Вашингтонда сабантуй - 9 июльдә, Нью-Йоркта 16сында була. 7 июльдә Сәйдә Вашингтонда үзенең иҗат кичәсен үткәрәчәк.-Америка татарлары йөз урынлык кына зал әзерләп куячаклар. Бу - билетка куела торган концерт булачак. 1-1,5 сәгатьлек очрашу, - ди Айрат Мөхәммәтҗанов. - Сәйдә иҗат кичәсендә үзенең репертуарында булган җырларны башкарачак, фортепианода уйнаячак.Сәйдә Мөхәммәтҗанова Америкада 18 июльгә кадәр булачак.Җәй көне аның Бельгия татарлары чакыруы буенча Испаниягә баруы планлаштырылган. Алга таба - Израиль һәм Мисырда мәдәни чаралар көтелә."Голос" тапшыруында татарча җырлап танылган Сәйдә Мөхәммәтҗанова бу сезонда, иң яшь башкаручы буларак, "Татар моңы" һәм Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара конкурсларда катнашты.Быел ул, 9нчы сыйныфны тәмамлап, имтиханнар тапшырды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: