Бөгелмә авазы

Сөенбикәм, Гәүһәршадым...

"Дөреслеккә бер генә тамчы хилафлык та тө­зәтә алмаслык хата-хә­вефләргә юл ача".

Демокрит.

...1843 елда француз язучысы һәм сәясәтчесе Маркиз де Кюстин "1839 елда Россия" дип исемләнгән китабын бас­тырып чыгара. Бу китапны укып чыккач, Николай Iнең җене кузгала: "Минем гаеп бу! Нишләп сөйләшкәнмендер шул кабахәт белән?" - дип, китапны атып бәрә. Ә бит алдынгы карашлы А.Герцен бу әсәрне "Россия турында чит ил кешесе язган иң әйбәт һәм акыллы китап" дип бәяләгән...

Хакыйкатьне, шул исәптән та­­­рихны да берничек тә чүплеккә ыргытып булмый. Сәяси вәзгыятькә яраклаштырып язылган уйдырмаларның бүген дә ачыктан-ачык тәкъдим ителү күренеше исә күзгә шырпы сыман кадала. Һичшиксез, "татар-монгол изүе", "Куликово сугышы", "Идел төбәгендә XV гасырда яңа милләт - татарлар оеша", "Ермак - Себерне буйсындыручы" һәм башка уйдырмаларның сак­лануы рус халкының шовинизмы билгесе булып тора. Бу хәлгә ничек түзеп булсын?!

Чал тарих төп­келләренә чумып, тарихи чыганакларны барлап, уйдырмаларны йолкып ыргыту теләге көннән-көн көчәя. Шул нисбәттән, тарихчы Һади Атласиның "Себер тарихы", "Сөенбикә" һәм "Казан ханлыгы" дип исемләнгән хезмәтләре (Һади Атласи. Себер тарихы. Сөенбикә. Казан ханлыгы. Казан. 1993 ел), һич тә үз әһә­миятен югалт­мыйлар. Мисал өчен, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова үзенең "Туран иле" дип исемләнгән китабында (Казан. 2008 ел ) "Себер татарларының XI гасырда ук үз дәүләтләре булган, аның башкаласы Кызыл-Тура башка татар ханлыкларындагы кебек тормыш алып барган" (322 нче бит) һәм "Себерне бернинди Ермак та басып алмаган, ә Россиянең регуляр армиясе яулап алган" (262 нче бит) дип нәтиҗә ясаган. Әлбәттә, ул Һади Атласи хезмәтләренә дә таянган.

Татар халкының азатлы­гы һәм мөстәкыйльлеге өлгесе - Сөембикәне кем белми икән?! Ә бит Һади Атласиның "Казан ханлыгы" хезмәтенә таянып, тарих фәннәре докторы С.Алишев тагын бер күренекле хатын-кызны - Гәүһәршадны халкыбызга кайтару өчен омтылыш ясаган. Ул (Гәүһәршад) һәм Булат бәк (хөкүмәт вәкиле) 1530-1540 елларда барган катлаулы көрәш шартларында дәүләтнең тынычлыгын, мөстәкыйльлеген саклап калу өчен күп көч куйганнар. "Үз иле файдасына куйган тырышлык­лары өчен аны рус елъязмачы-монахлары төрлечә ялганлап язганнар", - дигән нәтиҗәсе шуны раслый. Гәүһәршадны, Фатыйма-Солтанны, Үрбәтне кайтарасы иде халкыбызга. Моңа Бөгелмәдә тагын бер адым ясалды инде - һәвәскәр рәссам Мәгъсум Галимов тарафыннан Гәүһәршад портреты иҗат ителде, ә тарихчылар үзләренең төпле фикерләрен әйтерләр дип ышанабыз.

Әмир САДЫЙКОВ.
Бөгелмә шәһәре.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: