Бөгелмә авазы

Сәгатем, ашыкма!

Сәгатем белән нидер булды, ашыга башлады.

Узган гасырның 70нче еллары ахырында чыгарылган “Заря” маркалы хатын-кыз кул сәгате. Мөгаен, андыйлар инде беркемдә дә калмагандыр. Миңа аны 15 яшемдә әти-әнием бүләк итте. Һәм ул минем беренче сәгатем иде.

Кечкенә катыргы тартмасын ачкач, мин үз күзләремә үзем ышанмадым – сәгать! Соры корпуслы, неп-нечкә уклы, кырыенда кечкенә тәгәрмәч. Бу тәгәрмәчне бик озак әйләндерергә җөрьәт итмәдем, сындырудан курыктым. Сәгать шундый күңелле текелди, минем бу байлыгым турында бөтенесенә дә сөйлисем килде. Тик мин аларны берәр зур вакыйгага кадәр ятсын дип тартмага яшереп куйдым. Ә мондый вакыйга һаман да җитмәде.

Еш кына, өйдә ялгыз калгач, мин үземнең кадерле хәзинәмне алып карадым: сәгать уклары гел дөрес вакытны күрсәттеләр! Сак кына киеп, кулымны алга сузып, хәзинәмне бүлмә буйлап горур тагып йөрттем.

Имтихан вакыты җитте. Мин белем белән генә түгел, сәгатем белән дә мактанырга булдым. Билеттагы биремне укыгач, аһ иттем: күп нәрсәне искә төшерергә кирәк, ә уйларга вакыт юк диярлек! Күңелемнән сәгать укларының акрынаюын сорадым, ә үзем кәгазьгә белгәннәремне яза башладым. Миңа мәңгелек вакыт үтеп киткән кебек тоелды! Язуымны тәмамлагач, сәгатькә карадым, биш минут та узмаганмы әллә? Сәгатем туктадымы? Эх, өйдә калдырырга булган аны... “Тек-тек, тек-тек”, - дип шаярттылар мине сәгатем уклары. Ышанычлы рәвештә имтихан бирүчеләр өстәленә атладым һәм бишлеалдым.

Шул вакыттан бирле сәгатем - талисманым булды. Әгәр мин дөрес карар кабул итсәм, уклар акрын гына миңа: бар да шулай, бар да шулай, - дип җавап бирделәр. Әгәр дә берәр карарыма шикләнеп карасам, набат суктылар: алай түгел, алай түгел!. Хәтта иремне дә, булачак иремне дә, аның гүзәл кешелекле сыйфатларын күрсәтеп, йөрәгемнең ритмына “Шул ул, шул ул” – дип салып, сайларга булыштылар. Авыр тормыш ситуацияләрендә алар “Са-быр, са-быр”, ә аннары шат кына: Тик-шулай, тик-шулай” -, дип күңелемне күтәрделәр

Ә хәзер алар ашыга башладылар! Мин алар артыннан өлгермим! Беләм - вакыт бик тиз үтә, тик шундый тизлек белән чабарга тиеш түгел! Ә ул нигәдер колаклардагы сызгыру кебек тиз!

Кадерле сәгатем! Бераз чабуыңны акрынайт, тормышта тагын нинди дә булса яхшылык эшләргә өлгерергә мөмкинлек бир, минем ярдәмемә мохтаҗ кешеләр яныннан узмаска, әти-әниләремә, якыннарыма һәм дусларыма кайгыртучанлык һәм миңа кылган игелеклелекләре өчен рәхмәт белдерергә, янәшәмдә булган кешеләрнең теләсә кайсы вак-төякләрен һәм миңа кайчандыр баккан ягымлы күзләрен истә калдырырга рөхсәт ит…

Ирина ИШКОВА

Зелёная роща авылы

Роза ЙОСЫПОВА тәрҗемәсе

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: