Бөгелмә авазы

Презентациясе - булды, киносы - юк...

Г.Тукай исемендәге филармониянең концертлар залында «Ак чәчәкләр» киносын тәкъдир итү кичәсе булып узды. Хәер, тәкъдим ителгән фильм әлегә әзерләнеп бетмәгән. "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясендә төшерелә торган "Ак чәчәкләр" фильмы халык арасында шактый кызыксыну уятты. Татар тамашачысының үз фильмнарын тансыклавы табигый. Халык татар фильмнары, милли кино күрергә тели. Зал һәм балкон тулы...

Г.Тукай исемендәге филармониянең концертлар залында «Ак чәчәкләр» киносын тәкъдир итү кичәсе булып узды. Хәер, тәкъдим ителгән фильм әлегә әзерләнеп бетмәгән.


"Яңа гасыр" телерадиокомпаниясендә төшерелә торган "Ак чәчәкләр" фильмы халык арасында шактый кызыксыну уятты. Татар тамашачысының үз фильмнарын тансыклавы табигый. Халык татар фильмнары, милли кино күрергә тели. Зал һәм балкон тулы тамашычаларның бердәм хис белән тамаша каравы шуны дәлилли кебек.

Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романы заманында иң популяр әсәрләрдән саналган. Мәхәббәт, намус, профессиональлек, җәмгыять алдындагы бурыч кебек сыйфатларга багышланган әсәр төрле телләргә тәрҗемә ителеп, үз укучыларын таба. Сүз уңаеннан, әлеге әсәрнең язылуына да ярты гасыр тулды...


Якшәмбе көнне узган тәкъдир итү кичәсе концертлы тамашага корылган иде. Классик әсәрнең язылу тарихын автор Г.Әпсәләмов исеменнән Кариев театры артисты Нуриәхмәт ага Сафин сөйләде. Кинода төшкән артистлар үз образларыннан өзекләр башкарды. Эстрада җырчыларыбыз фильм өчен махсус иҗат иткән һәм моңарчы яңгыраган кино тукымасына кереп киткән әсәрләрне яңгыратты. Игътибарлы тамашачы җырчы Вил Усманов иҗат иткән җырларның еш яңгыравын сизми калмагандыр.

Тамашаны залдагылар җылы кабул итте, бигрәк тә танылган театр артистларыбызны зур алкышларга күмделәр... Шунысы да мөһим: кинода төшәр өчен республиканың 10 театрыннан актерлар сайлап алынган. Баш рольләрдә: Профессор Әбүзәр Таһиров - Г.Камал театрының күренекле артисты Әзһәр Шакиров, Гөлшаһидә - К.Тинчурин театры артисты Резидә Сәләхова, Мансур - Әлмәт драма театры артисты Динар Хөснетдинов.

Кичәнең икенче өлешендә "Ак чәчәкләр" фильмының икенче сериясе күрсәтелде. Тамашачыга тәкъдим ителгән серия шаккатмалы булмаса да, ул чор кешеләренең күңел яктылыгы, моннан илле ел элек яшәгән табибларның эш принциплары, авыруларга мөнәсәбәте, профессионализмга карашы турында бәян ителде. Күпсерияле телевизион фильмны куючы режиссер - Алмаз Нургалиев. Кино сәнгатендә исеме мәгълүм булмаган егетнең үзе үк оператор, монтаж режиссеры булуы берникадәр аптыраш тудыра. Кино - бик җаваплы сәнгать төре, махсус белеме һәм тәҗрибәсе булмаган кеше шундый җаваплы миссияне башкарып чыгара алырмы икән дигән сорау да урынлы яңгырый кебек.

Фильмның сценарий авторлары - Айгөл Әхмәтгәлиева һәм Илсур Мортаза. "Сценарий авторы буларак ике төп юнәлешкә игътибар бирдек: Әбүзәр Таһиров образында табиб намусы һәм, әлбәттә инде, Гөлшаһидә-Мансур мәхәббәте. Шәхсән үзем әлеге ике юнәлешне дә бертигез бирергә тырыштым. Кино итеп экраннарга чыкканда кайсысы өстен булыр?" - ди шәхсән Айгөл үзе.

Г.Тукай исемендәге филармониянең фойесында татар классик язучысы Г.Әпсәләмовның тормыш юлы, иҗатына нисбәтле күргәзмә дә оештырылган иде. Күргәзмәне язучының оныклары: "Идел" журналының (рус телендә) баш мөхәррире Альбина Әпсәләмова һәм Г.Әпсәләмов музей-фатиры директоры Тимур Әпсәләмов төзегән. Ике сәгатьтән артык татар әдәбиятына, сәнгатенә дан җырлаган саф үзебезнең ана телендә барган кичә ахырында Альбина ханымның халыкка рус телендә мөрәҗәгать итүен күпләребез сәерсенеп, ятсынып кабул итте. Татар әдәбиятында калын хәрефләр белән уелып калган әдип оныкларының ана телләрен белмәве күңелдә ризасызлык уятты...

Олпат язучыбыз яктырткан ак халатлы табиблар темасы бүгенге көндә дә җәмгыятебездә мөһим тема булып кала бирә. Юкка гына тәкъдим итү кичәсенә җыелган тамашачылар арасыннан берәү: "Бу фильмны табибларыбызның үзләренә күрсәтсәгез шәп булыр иде", - димәгәндер.

"Ак чәчәкләр" фильмы Татарстанның Фән һәм мәгариф министрлыгы ярдәме белән төшерелә. Ун серияле фильмны "Яңа гасыр" каналында көз айларында күрсәтергә ниятлиләр.


Мөршидә КЫЯМОВА. Шамил АБДЮШЕВ фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: