Бөгелмә авазы

“Позитив” яшьләр үзәге

Безнең заманда яшьләр китапханәгә омтылсын өчен кызыксындырырлык булсын өчен нәрсә уйлап табарга була?

Үзәк китапханәнең яшүсмерләр бүлеге хезмәткәрләре “Позитив” яшьләр үзәген оештыруны актуаль дип санадылар. Аның нигезендә яшьләрнең иҗади яклап үсешен тормышка ашыру юнәлешендә ихтыяҗларын канәгатьләндерү принцибы ята. Моның өчен Яшьләр үзәгендә “Интеллектуариум” – “Миллионер”, “Словодел”, “Соображарий”, “Мемо”, “Диңгез сугышы” кебек яхшы өстәл уеннары зонасы эшли.  Өстәл уеннары - эрудицияне үстерүнең, сүзлек запасын тулыландыруның, логик фикерләүне яхшыртуның искиткеч ысулы. Ләкин, өстәл уеннарында – иң мөһиме, ул турыдан-туры аралашудыр, мөгаен, чөнки биредә мавыктыргыч уеннар һәм турнирлар, шахмат һәм әдәби дуэльләр, уен марафоннары, әдәби лото үткәрелә.

Шул ук мәйданчыкта “Ышаныч” әхлакый-психологик үзәге психологы үткәргән интерактив психологик уеннар һәм тренинглар уза. Ял һәм уку зонасы шулай дип атала да: “Укып, ял итик!”. Маҗаралар, фантастика һәм фэнтези, детективлар, мәхәббәт романнары, яшьләр прозасы – болар барысы да жанрларның төрлелеге белән укучыларның һәм студентларның да, эшләүче яшьләрнең дә игътибарын җәлеп итә һәм укуга, аралашуга ихтыяҗ тудыра. Яшьләрдә “Смена”, “Яшь эрудит”, “Путеводная звезда”, “Идел”, “Юность” һ. б. журналларга даими үткәрелә торган экспресс-күзәтү, кызыклы мәкаләләр турында әңгәмәләр һ. б.лар кызыксыну уята.

        Яңа әйбер һәрвакыт кызыклы. Яшьләр үзәгендә “Яңа китап” күргәзмәсе эшли, андагы әдәбият күз ачып йомганчы “юкка чыга”. Нигә? Чөнки күргәзмәдә илебез һәм чит ил авторларының иң кызыклы һәм күренекле сәнгать әсәрләре тәкъдим ителгән була. Яшь бөгелмәлеләр арасында С. Майерның “Химик”, Д. Глуховскихның “Метро 2035”, С. Кингның “Под куполом”, “Чужак”, С. Лукьяненконың “Дозоры”, Е. Гаглоевның “Пардус”, Д. Мойесның “После тебя”, М. Фрай китаплары һ.б. әсәрләр популярлык казана.

      “Созвездие муз” музыкаль мәйданчыгында теләүчеләр пианинода уйныйлар, сәнгатькә багышланган әдәбият карыйлар, журналлар актаралар. “Созвучие” клубының мавыктыргыч программасы сәнгать дөньясы, рәссамнар һәм композиторлар, заманча башкаручылар, яшьләр төркемнәре иҗаты белән кызыксынучыларны үз чараларына җыя.

    “Позитив” яшьләр үзәге ачылганнан бирле әле күп вакыт узмады, әмма хәзер үк аның кирәк булуы күренә.  Һәркем үзе өчен кызыклы һәм иҗади теләкләрен канәгатъләндерә ала торган киңлек оештыру нияте тормышка ашты. Гитарада уйнау белән мавыккан яшьләр акустик кичәләрдә катнашалар. Шигърият белән кызыксынучылар шигъри кичәләргә, җирле шагыйрьләр, башка шәһәрләрдән килгән кунаклар - язучылар белән очрашалар. “Интеллектуариум” мәйданчыгында бигрәк тә җәйге каникуллар вакытында күңелле, җанлы.

  “Позитив” яшьләр үзәге үзәк китапханәдә урнашкан. Аның ишекләре яшьләр журналлары, китаплары, өстәл уеннары дөньясы белән танышырга теләүчеләр, кызыклы идеяләр һәм тәкъдимнәре булган, дуслар һәм фикердәшләр табарга яки буш вакытларын кызыклы итеп үткәрергә теләгән һәркем өчен ачык!

 

Н. ИПАТОВА,

“Җирлекара үзәк китапханә” МБМУ

яшьләр бүлеге мөдире

Ю. СИДОРЕНКО фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: