Бөгелмә авазы

«Мәдәният» милли проекты буенча Татарстан театрлары һәм китапханәләре 170 млн сумнан артык акча алачак

Акча мәдәният тармагына ярдәм итүгә тотылачак.

2020 елда Татарстан театрлары, мәдәният йортлары һәм китапханәләре модернизацияләүгә 170 млн сумнан артык акча алачак. РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин «Мәдәният» милли проекты буенча субсидияләр турындагы боерыкны имзалады.

2020 елга һәм пландагы 2021 һәм 2022 еллар чорына республика бюджетына мәдәният тармагына ярдәм итү өчен 131,5 млн. сум субсидия керәчәк. Шул ук чорга яшь тамашачылар һәм курчак театрларын модернизацияләүгә 22 млн. сум юнәлдереләчәк.

Татарстанга модель китапханәләр булдыруга тагын 20 млн. сум бүлеп бирергә планлаштыралар.

"Мәдәниятилкүләм проекты буенча Татарстан 1,6 млрд. сумга якын акча алачак – бу сумма Россия төбәкләре арасында иң зурлардан санала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: