Бөгелмә авазы

Өлкәннәр өчен һәм аларга гына да түгел

Карабаш мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышлап, “Яшьлек кайтавазы” дип аталган бик матур концерт булып узды.

Зал тулы тамашачыларны бу олуг бәйрәм белән Карабаш бистәсе ветераннар оешмасы җитәкчесе Фиргали Иматов тәбрикләде. Аннары бик күп җырлар авторы, популяр җырчы һәм композитор Флүрә Колахмәтова, театр һәм эстрада артисты, танылган юмор остасы Фәиз Мәйдуллин, виртуоз гармунчы Илгиз Талыйпов һәм Карабаш мәдәният йортының балалар бию ансамбле катнашында, һәрбер чыгыш көчле алкышларга лаек булган зур концерт күрсәтелде. Ул Флүрә ханымның соңгы чыгышын – Айдар Хәлим сүзләренә язган “Татарлар, берләшегез!” дигән җырын тыңлаганда, тамашачылар аягүрә басып алкышладылар.  

300дән артык җыр авторы Флүрә Колахмәтова Башкортстанның Салават районы Урманчы авылында туып үскән. Эстәрлетамак дәүләт педагогия институтының филология факультетында белем алган, Алабуга сәнгать училищесында режиссёрлык бүлеген тәмамлаган. Студент елларында гармунда оста уйнарга өйрәнеп,укытучы белгечлеге алып авылга кайта һәм мәктәптә эш биографиясен башлап җибәрә. Бүген Яр Чаллыда “Эврика” шәһәр мәдәният үзәгендә җырчы булып эшли. Аның иҗат иткән җырларын Римма Ибраһимова, Хәмдүнә Тимергалиева, Равил Галиев һәм башка күп кенә яраткан, популяр җырчыларыбыз башкара. Ул шулай ук якташыбыз, төбәкче, журналист Фазыл Вәлиәхмәтнең “Каравыл тау”, “Чишмәкәем, хәлең ничек?”дип аталган шигырьләренә дә көй язган һәм аларны беренче тапкыр Карабаш сәхнәсендә яңгыратты да. Җыр сүзләрен җентекләп сайлый белүче, һәрвакыт иҗат белән янып яшәүче, аны тамашачыга җаны-тәне белән җиткерә белүче, татар иҗтимагый үзәге чараларында актив катнашучы бу фидакарь ханымга, концерт тәмамлангач, Һади Атласи исемендәге музей-китапханә бүләге – гыйззәт билгесе (медале) һәм шаһәдәтнамә тапшырылды, барча артистларга истәлеккә бистәбез турында китаплар бүләк ителде.

1 октябрь – Халыкара музыка көне дә әле. Бу уңайдан музей-китапханә җитәкчесе Фазыл Вәлиәхмәт үзенең чыгышында татар җыры белән тәрбияләүнең әһәмиятен ассызыклап узды. Һәр татар баласы, ким дигәндә, 5-6 татар җырын һәм көен яттан белсә, ул беркайчан да туган телен, татар икәнен онытмаячак,  милләтенә мәңге тугры булып калачак дигән фикерне җиткерде. Бу мөһим юнәлештә актив эшләгән, бүген лаеклы ялда гомер кичерүче башлангыч сыйныф һәм татар теле, әдәбияты укытучысы Сиринә Насыйбуллинаны үрнәк итеп әйтеп узды һәм аны да якташыбыз мәгърифәтче, тарихчы Һади Атласига багышлап ясалган махсус гыйззәт билгесе белән бүләкләү турындагы карарны игълан итте. “Татар җырларын моңлы, матур итеп башкаручы Сиринә ханым балаларга да милли җырларыбызны өйрәтте. Аның укучылары үзешчән сәнгатьтә даими катнаштылар, тормышта да бик активлар, ачык йөзлеләр, үз телебездә сәлам биреп, исәнләшеп йөриләр, милләтебезнең лаеклы шәхесләре  алар”, – дип тәмамлады  сүзен бу бәйрәм кичәсен оештыруга үз өлешен керткән һәм Яр Чаллы артистларын чакырып,  Карабаш ветераннарына бүләк ясаган Фазыл абый. Авылдашлар аңа бик рәхмәтле булды.

 

Сәрия ИБРАҺИМОВА,

 Карабаш мәдәният йорты директоры

Әнисә СОЛТАНОВА фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: