Бөгелмә авазы

Муса Җәлил истәлегенә

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2014 - 2015 уку елына эш планы нигезендә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы, патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Жәлилнең тууына 109 ел тулу уңаеннан, шагыйрьнең иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау максатыннан, 2015 елның 17 февралендә Балтач районы Карадуган урта гомуми белем...

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2014 - 2015 уку елына эш планы нигезендә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы, патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Жәлилнең тууына 109 ел тулу уңаеннан, шагыйрьнең иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау максатыннан, 2015 елның 17 февралендә Балтач районы Карадуган урта гомуми белем бирү мәктәбендә Муса Җәлил исемендәге III республика фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Конференциядә катнашучылар арасында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин да бар иде. Укучыларга һәм аларның укытучыларына бу күрешү икеләтә бәйрәм булды, андый шәхесләр белән очрашулар еш булып тормый шул! Аның кабатланмас мәхәббәт лирикасы, туган як, туган җир, табигать турындагы, әниләргә, туган халкына багышланган кешелекле, игелекле шигырьләре безнең укучыларыбыз арасында бик тә популяр. Р. Миңнуллин иҗатын яшьләр дә, өлкән буын вәкилләре дә яратып укый. Алар лирик образлар белән, нечкә хисләр белән, тапкыр һәм мут-шаян гыйбарәләр белән сугарылган. Конференциядә безнең шәһәр һәм районнан да укучылар катнашты. "Эзләнүләр дәвам итә" секциясендә "Карабаш җәлилчеләре" дигән хезмәте өчен Карабаш 2 нче урта мәктәбенең 8 "А" сыйныфы укучысы Розалина Рамазанова I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе - Әлфизә Сәгъдиева). Бөгелмәнең 2 нче лицееның 10 "В" сыйныфы укучысы Ләйсән Мусина исә "Әдәбиятта Бөек Ватан сугышы чагылышы" секциясендә "Муса Җәлил иҗатында Ана образы" исемле хезмәте белән чыгыш ясап, II дәрәҗә Дипломга лаек булды (җитәкчесе - Гөлнара Нивмәтуллина).

Мәктәпләрдә герой-шагыйрь Муса Җәлил тормышын, аның иҗатын өйрәнү эшләре дәвам итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: