Бөгелмә авазы

Моңлы тамчы

Бөгелмә муниципаль районында 3 нче тапкыр "Моңлы тамчы" балалар фольклор ансамбле фестивале булып узды. Аны, елдагыча, язгы каникуллар вакытында Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге оештырды. Сайлап алу туры башта район мәдәният йортларында үткәрелде. Балалар үзләренең туган телләрендә төрле милли йолаларны күрсәтте. Жюри "Раштуа", "Масленица", "Җиләк җыю күренеше", "Яныль базарында" кебек...

Бөгелмә муниципаль районында 3 нче тапкыр "Моңлы тамчы" балалар фольклор ансамбле фестивале булып узды. Аны, елдагыча, язгы каникуллар вакытында Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге оештырды.
Сайлап алу туры башта район мәдәният йортларында үткәрелде. Балалар үзләренең туган телләрендә төрле милли йолаларны күрсәтте. Жюри "Раштуа", "Масленица", "Җиләк җыю күренеше", "Яныль базарында" кебек күренешләрне бәяләде.
Балалар фольклор ансамбле чыгышын Спас, Наратлы, Зеленая Роща, Карабаш бистәсе тамашачысы карый алды. Фестиваль барлыгы 15 муниципаль район коллективларын берләштерде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: