Бөгелмә авазы

Моң чишмәсе саекмасын

30 май көнне Кодаш авылында узган күркәм кичә "Әссәламегаләйкүм"не җырлап башланып китте. Ә аңа кунак итеп "Бөгелмә авазы" хезмәткәрләре дә чакырулы иде. Гадәттә, журналистларны шушы чараны газетада язып чыгу өчен дәшәләр. Ә бу юлы: "Кунак булып килегез" - дип чакыру алгач, зур горурлык хисе белән Кодаш авылына юл тоттык. Кодашта...

30 май көнне Кодаш авылында узган күркәм кичә "Әссәламегаләйкүм"не җырлап башланып китте. Ә аңа кунак итеп "Бөгелмә авазы" хезмәткәрләре дә чакырулы иде. Гадәттә, журналистларны шушы чараны газетада язып чыгу өчен дәшәләр. Ә бу юлы: "Кунак булып килегез" - дип чакыру алгач, зур горурлык хисе белән Кодаш авылына юл тоттык.

Кодашта исә чып-чын авыл бәйрәме булып чыкты! Гармунчылар җыелган. Шушы артык зур булмаган татар авылыннан, баксаң, 50дән артык гармунчы чыккан икән! Тагын кайсы авыл шушындый сан белән мактана ала? Ул гармунчыларның һәрберсенең исемен сәхнәдән атадылар. Гаязовлар арасында - 10 кешене, Мияссәровлардан 5 кешене әйттеләр, тагын Баһмановлар, Фәттаховлар, Шиһаповлар, Мирзахмәтовлар, Гариповлар, Шәвәлиевлар, Мөхәррәмовлар һ.б., һ.б. Шулай ук ветераннарны, сугыш чоры балаларын искә төшерделәр. Бүгенге көндә Кодаш авылында 1919 - 1945 еллар аралыгында туган 100 кеше яши икән. Бөек Җиңү белән яшьтәшләр, 75 яшьлекләр, гомер юлларының 80 нче язын каршы алучылар, Аллага шөкер, 85кә дә җиттек дип яшәүчеләрнең исемнәрен әйттеләр. Ә иң өлкәннәрне газета битендә дә атыйк әле: Хөснетдин Галиевкә быел 96 яшь була, аның хәләле Рәфыйка апага августта 94 яшь тула. Фатыйма әби Вафинага да тиздән - 94, ә Гайнелҗинан әби Мияссәровага инде - 94. Быел Бикә Латыйпова - 93, Гайнелҗинан Вафина - 91, Әнисә Мотыйгуллина - 90, Гасимә Мәрданшина 89 яшьләрен бәйрәм итәләр. Балачакларын, яшьлекләрен каһәрле сугыш урлаган хөрмәтле авылдашларына бәйрәмне оештыручылар исәнлек-саулык, имин тормыш, күп бәхет-сәгадәтләр татып яшәргә язсын дип теләде.
Равилә апа Арсланованың "Язгы төн" инсценировкасы шәп булды дисәм, күпләрнең фикерен җиткергән булырмын. Шәйхи Маннурның "Көзге төн"е ул кичтә шулай җайлы гына итеп язгыга әйләнде дә куйды. Ләйсән Янгирова белән Марат Мирзахмәтовлар башкаруында музыкаль бизәлеш белән үрелеп барган әлеге чыгыш шау чәчәктәге агачларның хуш исеннән балланып утырган әлеге язгы кичкә дә, күңелләрендә моң учагы дөрләгән гармунчыларга да, йөрәк түрендә сугыш афәте кыйпылчыгын йөрткән сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәренә дә шундый туры килә иде, шәхсән үзем тирә-ягымдагы тамашачыларның күзләрендә балкыш күрдем.
Гармун моңы сызылып-ярсып ага

Иркә кызлы ялгыз өйләргә.
Иркә кызлар күңелен талдырганчы,
Гармун сайрый дәртле көйләргә,

- дип сөйләде Равилә апа. Кодаш гармунчылары, кайсы Карабаштан, Актүбәдән, кайсы Түбән Камадан - үзләренең торган җирләреннән бирегә очрашуга җыелганнар. Алар сәхнәгә күтәрелеп, күчтәнәчләрен халык белән тулы залга бүләк иттеләр. Гыйлемхан ага Мияссәров әле күптән түгел башкаладагы Җиңү парадыннан кайтып төште. Аның турында Р. Арсланова үзе язган күләмле мәкалә газетада чыкты инде. Ә гармунчылар бәйрәмендә халкыбызның яраткан "Кичер мине, әнкәй" җырын Мәскәү шәһәре уртасында күркәм табында үзебезчә - татарча, күпләрнең күзләреннән яшь чыгарырлык итеп җырлап кайткан 88 яшьлек ветеран моң чишмәсе белән уртаклашты. Әйтми кала алмыйм, авылның кайбер проблемаларын шәһәр, район күләмендә күтәреп чыгып, сорауны уңай чишәргә булышкан "Бөгелмә авазы" газетасына рәхмәт әйткәч, шул Мәскәүдә җырлаган җырын авылдашлары алдында да башкарды. Ни өчен җырның сүзләрен дә аңламаган халыкның күзенә яшь килгәнен шуннан соң аңладык: сер Гыйлемхан абыйның моңлы күңелендә, күпне күргән газиз башкаенда икән...
Сәхнә түрендә Нәҗип Гаязов та утырды. Ул хромкада уйнарга әтисе Миңшәрип абыйдан өйрәнә. Бәйрәмгә шулай ук Өлфәт Баһманов та чакырылган булган, тик, авыру сәбәпле, кичәгә килә алмаган. Аның әтисе Әһлиулла абзый авылның иң оста гармунчыларыннан саналган. Аның сәләте ике улы: Ахияр белән Өлфәткә дә күчкән. Равилә апа Арсланова алар турында менә болай сөйләде:
- Ике малай - сугыш чоры балалары әтиләре гармун уйнап сугышка киткәндә: "Китмә, әтием!" - дип чирәмгә ябышып, тәгәри-тәгәри елап калалар.
Ирләр һаман җырлый, гармун моңы үзәкләрне өзә...
Безнең авылның капкасын
Без киткәч тә япмагыз,
Безнең газиз балаларны
Ятим диеп какмагыз!

Су буе талларына кадәр таралган шул моңга күпме хәсрәт, күпме сагыш сыйган ул чакта. Әлеге көй әтисе сугыштан әйләнеп кайтканчы колагында чыңлаган Өлфәтнең. Бу гаилә авылыбызның йөзек кашы иде. Алар чыгышын Казан телевидениесе дә күрсәтте. Мәскәүдә ВДНХ-ларда чыгыш ясадылар алар. Дистә елга якын Мәскәү Сабан туйларында да яңгырады әле Өлфәт абый уйнаган көйләр, җырлар, - дип, Равилә апа үзенең бу гаиләгә чып-чын соклануын белдерде.
Хәзерге вакытта Түбән Кама шәһәрендә гомер итүче Кодаш авылы егете Ягъфәр абый Гариповны авылдашлары нык көткән әлеге очрашуга. Берничә кеше хәтта Равилә Арсланова янына килеп, аның кайтамы икәнлеген сорап та киткән әле.
Гармунчы Гаязовлар нәселенең бер асыл егете Әдип Гаязов Азнакай районы Актүбә бистәсеннән кайтып төшкән. Үзе генә дә түгел, нәсел дәвамчысы - малае белән килгән. Икесе дә баянда уйнап, үз осталыкларын күрсәттеләр. Әдип Гаязов әле шигырьләр авторы да икән. Аның "Тезләнеп гафу үтен" дигән китабы чыккан. Бәйрәм кичәсендә аның бер шигыреннән өзек укыды Равилә апа:
Еллар буе сине күрмәгәндә,
Язмышымдыр, диеп ялгыштым.
Син бит минем ялгыш юлым түгел,
Син бит минем, син бит - яркошым.

Яркошым. Илһамның югары дәрәҗәсенә җиткән каләм әһелләре генә неологизм тудырырга сәләтледер.

Сәхнә түрендә Азнакайдан кайткан Кодаш кызы Саҗидә Сәйфуллина авылдашларына җыр бүләк итте. Бәйрәмдә шулай ук Марсель Мирзахмәтовның якты истәлегенә багышлап бик җылы сүзләр әйтелде: "Авылыбыз сандугачы безнең Кодашны үзенең искиткеч матур тавышы, оста уйнавы белән күп җирләргә танытты. Кызганыч, арабыздан бик иртә китеп барды..." Аның үзе башкаруындагы магнитофон тасмасына яздырып алынган җыры яңгырады. Моң, ихласлык, талант чишмәсе челтерәп-челтерәп залда утырган тамашачыларның күңеленә юл алды. Марсель Мирзахмәтовның улы Марат - әлеге концертны оештыручылар рәтендә. Гармунда да, курайда да уйнады, җырлады. Алып баручы Ирина Заһидуллина башкаруындагы Ләйлә Дәүләтованың "Кеше булып кал" дигән бик озын шигыре тормыш, яшәү мәгънәсе, асылы турында уйлатты.
Менә шушындый авыл тарихына кереп калырлык вакыйганың тере шаһитлары булуыбыз белән без, "Бөгелмә авазы" хезмәткәрләре, гаять горурбыз. Моңлы, кунакчыл, матур Кодаш халкына бездән газета аркылы кайнар сәлам! Равилә апа Арсланованың идеяләр чишмәсе саекмасын, безне дә, авыл халкын да һәрвакыт шулай очраштырып, аралаштырып, һәрберебезнең күңел кылларын чирткәләп торсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: