Бөгелмә авазы

“МИН – ПАТРИОТ!”

15 февральдə əнə шундый исем белəн герой-шагыйрь Муса Җəлилгə багышланган шигырь бəйгесе узды. Бəйгедə шəһəр һəм авыл мəктəплəрендə укучы балалар катнашты. Гəрчə хөкүмəтебез соңгы вакытта патриотик тəрбия бирүгə аеруча басым ясаса да, бəйгедə катнашучы балаларның өчесе - "Карак песи"гə, дүртесе "Төймə" шигыренə өстенлек биргəн. Əлбəттə, Җəлилнең шаян шигырьлəре дə безнең...

15 февральдə əнə шундый исем белəн герой-шагыйрь Муса Җəлилгə багышланган шигырь бəйгесе узды.

Бəйгедə шəһəр һəм авыл мəктəплəрендə укучы балалар катнашты. Гəрчə хөкүмəтебез соңгы вакытта патриотик тəрбия бирүгə аеруча басым ясаса да, бəйгедə катнашучы балаларның өчесе - "Карак песи"гə, дүртесе "Төймə" шигыренə өстенлек биргəн. Əлбəттə, Җəлилнең шаян шигырьлəре дə безнең өчен бик кадерле һəм газиз, лəкин һəр ике баланың берсе "Карак песи"не укуы жюри əгъзаларын бераз уйланырга мəҗбүр итте. Бəйге үз эшен матур башлап, матур тəмамлады. Җиңүчелəр дə билгелəнде һəм без аларның исемнəрен бик рəхəтлəнеп сезнең хозурга җиткерəбез. Алар: 5 нче мəктəпнең 6 нчы сыйныф укучысы Вилдан Гыйльманов ("Төрмəдəн төш" шигырен укыды), 13 нче мəктəпнең 5 нче сыйныф укучысы Рафаэль Рамазанов ("Алтынчəч" либреттосыннан өзек), Соколка мəктəбенең 5 нче сыйныф укучысы Раил Исламов ("Соңгы җыр"), Соколка мəктəбенең 5 нче сыйныф укучысы Эльмира Мамедова ("Чулочки").Б алаларны бəйгегə əзерлəп алып килгəн татар теле һəм əдəбияты укытучыларына рəхмəтлəребезне җиткереп, телебезгə аерата бер аһəң һəм йомшаклык биргəн "ң" хəрефен балалар сөйлəм лексиконыннан төшереп калдырмасыннар иде дигəн изге телəктə калабыз.
Эдуард ГАФИЯТУЛЛИН,
Татар мəдəният үзəге хезмəткəре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: