Бөгелмә авазы

Өмет киче

25 декабрьдә Татар мәдәният үзәгендә "Моңлы кичләр" клубының "Чыршы әйләнәсендә-2016" дигән музыкаль кичәсе үтте. Бөгелмә артистлары тамашачылар өчен бик күңелле программа әзерләгәннәр.


Залда өлкәннәр генә булса да, ул кичне күңелләрдә ниндидер балачак дәрте бар иде. Бөтенесе дә чыршы янына басып, җырлар җырлап, уеннар уйнап, конкурсларда катнашып, ямьле кич уздырдылар.
Яңа ел якынлашканда, балалар гына түгел, олылар да ниндидер серле могҗизалар көтә. Яңа ел ул - үргә баскыч, бәхетеңә-тәрәзә, яңа шатлык, яңа ачыш, яңа абруй, дәрәҗә.
Мин дә ул кичне нәни чагыма кайткан сыман булдым. Бөтен булган дөнья авырлыкларын онытып, уйнап-биеп, матур гармун моңнарын, шундый ук моңлы җырлар тыңлап, рәхәтләнеп ял итеп кайттым.Бу күңелле кич өчен Татар мәдәният үзәге артистларына зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Тагын да шулай күрешеп, күңелле итеп, кичләрне бергә үткәрергә язсын иде.
Кадерле шәһәрдәшләр, Яңа еллар белән сезне! Киләчәктә дә сезгә исәнлек-саулык, көндәлек мәшәкатьләргә бирешмичә, якыннарыбызны кадерләп, һәрбер йортта тынычлык урнаштырып, уңышларга ирешергә көч биреп, әлеге хисләр ел буе йөрәкләребездә яшәсен иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: