Бөгелмә авазы

Мәдәният оешмасына – машина

27 гыйнварда Казанда ТР Мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы башланыр алдыннан Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында республикабыз мәдәният учреждениеләренә машиналар тапшыру тантанасы узды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, бүген күп программалар гамәлгә ашырыла, мәдәният - төп юнәлешләрнең берсе. "Сез бик мөһим эш башкарасыз. Матди-техник базаны ныгыту һәм кирәк җиргә тиз арада барып җитүне тәэмин итү арада иң мөһим бурычлардан санала", - диде ул.
Мәдәният оешмаларына барлыгы 44 автомобиль ачкычы тапшырылды. Аның берсе Бөгелмә муниципаль районы "Үзәкләштерелгән клублар
системасы" муниципаль бюджет оешмасына бирелде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: