Бөгелмә авазы

Май аенда өч тәэссорат

Быел май ае шәхсән минем үзем өчен мәдәни чараларга йөрү ягыннан гаять бай булды. Бу айның бәйрәмнәргә бай булуы, шул исәптән, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан узган чаралар, шулай ук газетабызның 25 еллыгы якынлашу уңаеннан оештырылып, инде Кодаш, Татар Димскәе авылларында узган очрашулар... Барысы да тәэсирле, барысы да озак вакытларга...

Беренче кич
...Җиңү бәйрәме алдыннан Бөгелмә татар мәдәният үзәге театр коллективының Мирсәй Әмир пьесасы буенча әзерләгән "Миңлекамал" спектаклен карадым. Көчле, тәэсирле, шәп! Спектакль тәмамлангач, кайбер тамашачылардан фикерләрен сорадым, беравыздан диярлек артистларның уенын мактадылар, спектакльдән бик тәэсирләнеп чыкканнарын әйттеләр. Чыннан да, режиссёр Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флюра ханым Шәрипова сәхнәгә куйган бу әсәргә тел-теш тидерерлек түгел, ул республика күләмендә халык театрларының "Идел-йорт" иҗат фестивалендә дә җиңү яулап кайткан хезмәт. Һәрбер артистның уены ышандыргыч, мактауга лаек. Менә нинди образлар күз алдына килеп басты алар уеныннан.
Миңлекамал (Флюра Шәрипова). Уңай үҗәтлеге һәм рухи ныклыгы өчен "Җенлекамал" кушаматы тагылган нечкә күңелле, әмма үзенең йомшаклыгын тирән яшереп, авылдашлары, халкы, иле хакына "корыч калкан" киеп яши торган үткен дә, нәфис тә ханым.
Гыйльманов (Әмир Садыйков). Бай тормыш тәҗри-бәсенә ия булган, авыр сугыш юлы үтеп кайткан, төпле фикерле, кешеләрне үтәли күрә, эш кешесен тиешенчә бәяли белә торган җитди дә, кешелекле дә җитәкче.
Гайни (Регина Кәлимуллина). Ил кайгысы башка төшкәндә, үзеңнең хәтта назлы хатын-кыз икәнеңне дә онытып, ирдәүкә битлеге киеп, чын ир-егетләргә генә тиеш булган авыр йөкне тартып баручы, карап торуга тупас ир заты булып күренгән, яшәүне тәэмин итү дигән олуг миссияне ышанып тапшырырлык чын ирләр әйләнеп кайтканга кадәр үз ролен намус белән егетләрчә башкарган үтә дә нечкә күңелле нәфис зат.
Ә тагын колхозчы хатын ролендәге Фәния Сухова, ил картлары Әнәс Назыймов белән Яхъя Хәлимов, карчыклар Клара Сәйфиева белән Рәмзия Галимова, агитатор Кадрия Гобәйдуллина - болар һәм югарыда саналган артистлар һәммәсе дә үз рольләрен шулкадәр ышандыргыч һәм табигый башкардылар ки, хәтта иң таләпчән тамашачы да, аларның ничек уйнавын күзәтеп утырудан бигрәк, вакыйгалар эченә кереп "кайнады".
Кире образларны иҗат иткән Гүзәл Медведева белән Эдуард Гафиятуллинның уеннарын аерым телгә алмый мөмкин түгел. Гомумән бу артистларыбызның искиткеч талант ияләре икәне бәхәссез, моны профессиональ театр белгечләре дә инкарь итә алмый. Хәтта, сүзем озынга китсә дә, бер детальне әйтми үтә алмыйм, Кылый Хәлим ролен башкарган Гафиятуллин уенын карап утырганда: "Бәй, бу Эдуард чыннан да шулай кылыймы соң әллә, моңа кадәр мин сизмәгән булганмын күрәмсең?!" - дигән уй да килде. (Ә ул бахыркай: "Спектакльдән соң өч көн күзләрем авыртты", - ди...) Гомумән, югарыда телгә алган артистларыбыз һәммәсе дә, нинди генә характердагы рольне башкарырга алынмасыннар, алар аны, тагын бер кат кабатлап әйтәм, бик табигый һәм оста уйныйлар, ышандыргыч образлар иҗат итәләр.
Шатлыкка сәбәп булырлык тагын бер нәрсә: сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары һәм уеннары белән һич кенә дә алардан калышмый торган яшьләр үсеп килә. Әле берничә ел элек кенә Т. Миңнуллин пьесасы буенча куелган "Гармун белән скрипкә" спектаклендә милиционер булып уйнаган Ренат Ризвановка, мәсәлән, бу юлы да бик сокланып утырдым. Татар телен җитәрлек дәрәҗәдә камил белмәвенә күрә кулланган алымнары бик отышлы булып, ул спектакльдә гаять үзенчәлекле, истә калырлык образ иҗат иткән иде ул. Бу юлы исә райком вәкилен, гәрчә төп герой булмаса да, гаҗәп оста башкарды, артист буларак шомарганы, җитлеккәне сизелеп тора егетнең.
Ә Мәхмүт ролен башкарган Фәнис Канипов тагын! Ничә еллар шул сәхнәдә йөгереп йөреп үскән диярсең, бернинди югалып калу, кыенсынуның әсәре дә юк, коеп куйган артист!
Бөтен якны күздә тотып, артистларны дөрес сайлаган (сайлап алу мөмкинлеге дә чикле була бит әле аның үзешчән коллективта, ир-егетләргә бигрәк тә кытлык), профессиональ осталыгын, тәҗрибәсен тулысынча файдаланып, сәхнә бизәлешен, музыкаль якларын исәпкә алып (рәссам Эльвира Латыйпова белән музыка бизәлеше өчен җаваплы Регин Кәлимуллина хезмәтенә дә югары бәя дип санагыз) менә дигән спектакль тудырган режиссёр - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова хезмәтенә "Афәрин!" диясе генә кала. Талантларны ачу, хезмәтләрен бәяли һәм тиешле дәрәҗәдә оештырып, кирәк җирдә күрсәтә белү - җитәкченең үз осталыгына да бәяне күрсәтә бит әле ул. Ел саен әзерләгән спектакльләре белән зур-зур сәхнәләрдә танылып, мактаулы урыннар алып кайту, ә, иң мөһиме, һәрбер Бөгел-мә татарының барган бер җирендә: "Безнең Бөгелмәдә татар театры бар, "Халык театры исемен йөртә", вәт уйнап та куялар ичмасам!" - дип горурланып сөйләрлек коллектив булу - Флюра ханым Шәрипованың җитәкче буларак хезмәтен ачык күрсәтә.
...Бөек Җиңү бәйрәме көне алдыннан карагангамы, мине ул көнне бөтенләй башка тәэсирләр чолгап алган иде. Пьесаның эчтәлеге (югыйсә, аз гына арттырып әйткәндә, йөз кат укылган пьеса бит инде!) бик әсәрләндерде мине. Классик әсәрнең көче дә шунда шул - йөз еллар элек иҗат ителгәннәре дә бүгенге көнне яктырта, нәкъ бүгенге көннең "авырткан җирләрен"ә баса, проблемаларын ача диярсең. Такташ әйтмешли, "һәр дәвернең була үзенә күрә сволочы (каһәр суккыры!)..." дигәндәй, ул чорда да кеше кайгысыннан файдаланып калырга, кеше хисабына тәмле ашарга, рәхәт яшәргә тырышучылар булмаган түгел. Урлашулар, яла ягулар, кеше башын ашаулар... Россия менталитеты... Шулай да нинди газаплар, нинди кыенлыклар вакытында да кешеләр Кеше булып кала алган. Без бүген күбебез зар елыйбыз: "Ах, акча җитми! Ах, чир тиде! Ах, кемдер нахак сүз әйтте!" Ах, ах, ах... Ә бит бүгенге көннең "ыңгырашучы" кайберәүләрен шул чор мохитенә илтеп куйсаң, бүгенге көндәге "михнәтле" тормышының оҗмах бакчасына тиң икәнен бик тиз аңлар иде ул. Телевизорда бик еш күрсәтеп торган (үзебездә проблема беткән кебек, гел шуларны гына күрсәтәләр дип зарланучылар да юк түгел) Украина җиренә бер генә мизгелгә эләккән дип хис итеп кара әле үзеңне, әйе-әйе, яшәү һәм шатлык өчен туган, бәхет өмет итеп яшәгән һәрбер кешегә ябырылган бу афәтне үз башыңа төште дип, чын-чынлап күз алдына китереп кара әле - гаҗизлектән башны ташка бәрә-бәрә еларсың һәм... берни дә үзгәрмәс. "Мин - мин, мин кем!" дип яшәгәннәрнең кикрикләре бик тиз шиңәр иде... Аллам сакласын сугыш афәтләреннән!
"Үзебез белгәннәрне яшь буынга сөйләп калдыру кирәк! Моны белү яшьләргә кирәк!" - дигән фикерне еш ишетәбез, еш кабатлыйбыз. Дөрес, бик кирәк! Тик бездә күп очракта менә шушы сүзне әйтүгә, нокта куела. Ә ни өчен кирәк соң моны белү? Белгәненнән нинди нәтиҗә ясый ул яшь кеше? Моны ишеткән бала аңында ни үзгәрә? Менә шулар хакында да кайгыртасы иде. Ишеткән-күргәннәреннән дөрес нәтиҗә ясаган, тормыш шартларын чагыштырып карарга өйрәнгән үсмерләр фашизм-нацизмны уенның бер төре дип кабул итмәс, милләтләр арасында аерма эзләмәс, урамда ветеранны тотып кыйнамас, өенә кереп талап чыкмас, әби-бабайларны мыскыл итмәс иде ләбаса! (Хәтта шушы олы юбилей көннәрендә генә дә интернетта андый коточкыч хәбәрләргә кытлык булмады!).
Ә тагын күңелемдә "Миңлекамал-Җенлекамал" кузгаткан тагын бер авырткан тема - ихласлык мәсьәләсе. Ватанга, илгә бирелгәнлек, кешеләрне ярату һәм алар арасындагы мөнәсәбәттәге ихласлык: җитәкчелектә дә, гади колхозчылар арасында да. Әдәби әсәрдә шулай була инде ул димәгез миңа, әдәби әсәр уйны кузгатып җибәрү өчен сәбәп кенә булды, инде тормыштагы хәлләрне чагыштырып карап, азмы-күпме фикер йөртерлек, бөтен нечкәлекләрен үк өйрәнеп җитә алмасам да, җете ак белән җете караны гына аерырлык тормыш тәҗрибәм бар инде. Әйе, ни кызганыч, бүген җәмгыятьтә ясалмалылык, күз буяу, тыштан гына булса да ялтырарга тырышу галәмәтләре җитәрлек кенә түгел, хәттин ашкан шул. Бу фикер белән һәркем килешәдер, һәркемнең моңа үз тормышыннан күпсанлы мисаллар китерә алуына иманым камил. Гаҗәп, аерым-аерым сөйләшкәндә, һәркем яхшы, һәркем дөрес сөйли. Ә нигә соң явызлык белән яманлык адым саен очрап тора икән? Иман юклыктанмы, я аның зәгыйфьлегеннәнме, икейөзлелектәнме әллә? Тагын Такташ искә төшә: "Кыз вакытта бары да матур була, кайдан чыга усал хатыннар, егет чакта бары да матур була, кайдан чыга хатын кыйный торган батырлар", - дигән ул. Бу очрак өчен читләтеп әйтеп, турыдан бәргән сүзләр. Гаҗәп, әмма факт... Мондый уйланулар, тәэсирләр - барысы да чын сәнгать әсәре тудырган нәтиҗә дип саналырга
тулы хаклы.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
/Фотолар - Татар мәдәният үзәге фондыннан/.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: