Бөгелмә авазы

Мәүлид көне – якты көн

Татар мәдәният үзәгендә Чәчкә ханым Сәлимова кул астында Коръән уку тәртибенең нигезләрен өйрәнергә дип, шимбә көн дәресләрендә гыйлем эстәүче бер төркем мөслимәләр һәм "Дуслык" ветераннар клубына йөрүче ханымнар февральнең 4 нче числосында (ә бу искечә рабигыль-әүвәлнең 12 нче кичәсенә - пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган көнгә туры килә иде) очрашып, бергә-бергә...

Әлфинур ӘХТӘМОВА.

Башта Чәчкә ханым Мир­­­касыйм кызы Мөхәм­­мәд пәй­гам­бәребезнең (с.г.в.) тормыш юлы, язмышы турында бәян итте, Коръән укыды. Мөс­лимәләр арасыннан да Коръән аятьләрен матур итеп укып бирүче­ләр булды. Аннары мөс­лимәләрнең берсе узган җомга намазында катнаша алмаганнарга "Ирхәм" мәчете имамы Радик хәзрәт Зәбиров сөйләгән вәгазьнең эчтәлеген иреш­терде. Шулай ук ти­рән мәгънәгә ия дини шигырьләр дә яңгырады бу кичәдә. Ә инде мәҗлескә җыелучылар алып килгән күчтәнәчләр белән тәм­ләп чәйләр эчкәннән соң, "Дуслык" ветераннар клубының халкыбызның бай мәдәни-дини мирасын, күңел җәүһә­рләрен бөртекләп барлау һәм төрле кичәләрдә, очрашуларда шуларны халыкка ирештерү белән шөгыльләнүче "Мирас" ансамбле ханымнары йөрәк түрендәге иң неч­кә хисләрне кузгатырлык тирән моң белән мөнәҗәтләр әйттеләр, җырулар көйләделәр. Элегрәк мондый дини чараларны үткәрү мөмкинлекләре булмавын искә алып, шуңа бәйле төрле хатирәләр белән уртаклаштылар. Очрашу кунакларының берсе - Ютазы районы Ташкичү авылында гомер итүче 86 яшьлек Шәһринур Галиева болай дип искә ала: "Мәктәптә укыган чорда бервакыт әби: "Бүген - Гает көн, тәнәфестә иптәшләреңне дә сый­лар­сың", - дип, иртән пешергән коймагын төреп җибәрде. Шуны ашап утырганда директорыбыз күреп алды да: "Бу нинди коймак? Кем алып килде?" - дип, төпченергә кереште. Мин алып килгәнне, Гает күчтәнәче икәнне белгәч, башта барыбызны да нык кына ачуланды, үземне, дәресләр бет­­­­­­­­кәнче дип, почмакка бас­­­­­тырып куйды. Шулай кө­­­не буе басып тордым...".

Менә шундый гыйб­рәтле заманнарны искә алып, бүгенгегә шөкер итеп, әлеге күркәм чарада катнашучылар һәммәсе дә очрашудан бик мәмнүн булдылар, дөньяви-мәдә­ният йортында да шушындый мәгънәле, як­ты мәҗлес үткәрү мөмкин­лекләре булуга сөенеп, ки­чәне оештыручыларга рәх­мәт әйтеп таралдылар.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: