Бөгелмә авазы

Карабаш мәдәният йорты гөрләп тора

Карабаш мәдәният йортында, яңа иҗат сезоны ачылуга багышланган “Без кабат сезнең белән” дип исемләнгән бәйрәм концерты үтте.

Халык уен коралларыннан төзелгән ансамбль башкаруында “Наза” җырын тамашачы зур алкышлар белән каршы алды. Шулай ук курайчы кызлар төркеме башкаруында “Питрәч таласы” җыры да бик матур яңгырады. Җырчыларыбызның моңлы  тавышлары һәм матур җырлары белән  баянга кушылып җырлау, юмор, күптөрле биюләрдән торган күңелле концерт программасы шаулап-гөрләп үтте.

Ә  инде Юлия Төхбәтуллина иҗат иткән “Театр Мод” төркеме халык күңеленә тагын да ямь өстәде. 

Тамашачыларыбызга,  көчле алкышларга күмеп, безне тагын да дәртләндереп, көч биреп торганнары өчен бик зур рәхмәт. 

Юлларыбыз якты булсын, 

Эшләребез һәрчак уңсын. 
Күгебездә һәрвакытта

Нурлы кояш балкып торсын!   

 

 Сәрия ИБРАҺИМОВА

Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: