Бөгелмә авазы

Эдуард Гафиятуллин: “Яратырга кирәк – сәхнәне, сәхнәдә басып торган шушы мизгелне, тамашачыны...”

Бик күп бөгелмәлеләрнең кумиры, шәһәребезнең моңлы сандугачы Эдуард Гафиятуллинны концерт репетициясе вакытында биш кенә минутка дип "урларга" насыйп булды. Шул биш минутны тагын бишкә тапкырлап, биш сорау белән мөрәҗәгать иттек Эдуардка. - Эдуард, сине тамашачыларың моңлы сандугачка тинли. Моң ул моң инде, дип әйтте ди берәү, ә шулай да нәрсә...

Бик күп бөгелмәлеләрнең кумиры, шәһәребезнең моңлы сандугачы Эдуард Гафиятуллинны концерт репетициясе вакытында биш кенә минутка дип "урларга" насыйп булды. Шул биш минутны тагын бишкә тапкырлап, биш сорау белән мөрәҗәгать иттек Эдуардка.

- Эдуард, сине тамашачыларың моңлы сандугачка тинли. Моң ул моң инде, дип әйтте ди берәү, ә шулай да нәрсә сон ул моң?

- Моң - ул җырчының күңеленнән чишмә булып ургылган, яисә челтерәгән, бәреп чыккан, ә кемнәндер тыныч кына, сабыр гына ага торган музыкаль хисе. Чишмәләр төрле булган кебек, кешенең, җырчының да күңел дөньясы, әнә шул моңы төрлечә була. Монысы моңлы, ә монысы моңсыз дип бәя биреп тә булмый, ул тамашачы эше, тамашачы зәвыге, аның күзаллавы.

- Ә синең үзеңдә кайчан бәреп чыкты бу моң чишмәсе? Һәм кайдан килә ул чишмәнең башы?

- Гаиләдә әтием дә, әнием дә җырламый иделәр. Эш арасында үзең өчен генә көйләп йөрүне җырга санамыйм мин. Ә менә әтием яклап әбием Гандәлифә белән бабам Кәлимулла җыр-моңга оста һәм гашыйк кешеләр иде. Яшь чакларында кич утыру, өмәләр, уеннар вакытында, рус күршеләребез әйтмешли, "душа компании" булганнар. Чишмә башы әнә шулардан киләдер, мөгаен. Ә кайчан җырлый башлавымны үзем дә хәтерләмим инде. Шунысы истә, балалар бакчасында тәрбиячем интектереп бетерә иде син бүген җырлыйсыңмы-юкмы дип))))))

- Ә бик нык җырлыйсы килгән, ләкин менә бу моң чишмәсе саек кына аккан кеше җырларга тиешме?

- Әлбәттә! Кешенең күңеле җырга тартыла икән, нигә дип әле ул үзенең хисен тыеп торырга тиеш?! Җырласын! Тик җырлыйсы килгән һәр кеше сәхнәгә менәргә тиеш дигән сүз түгел бит әле. Аюны да биергә өйрәтәләр диләр, монысы хак. Ләкин моңга өйрәтеп булмый. Бар җырлаучылар, бар җырчылар. Һәр кеше иң әүвәл үз-үзенә критика белән карасын иде. Тамашачыга хөрмәт кирәк.

- Эдуард, Ә синең өчен сәхнәдә катгый тыелган кагыйдәләр бармы?

- Беренчедән, күп сөйләргә ярамый, дияр идем. Җырчы булгансың икән, җырла. Үземә шундый таләп куям. Икенчедән, фальш катгый рәвештә кабул ителми. Тамашачы ул нәрсәне шундук сизә. Акча эшләү теләге белән генә сәхнәгә менәргә ярамый. Артист кеше бушка эшләсен димим, матди байлыксыз рухи дөньяны үстерү дә бик кыен, кая борылма, шунда чыгым. Ләкин беренче урында иҗатка мәхәббәт булырга тиеш дип саныйм. Өченчедән, ырым-шырымнарга ышанырга ярамый. И, миңа күз тия инде, и, бу тамашачының күзе каты булды, и, бүген минем гороскобымда уңышсыз көн инде... Алардан өстен булырга, үзең, үз тавышың өстендә эшләргә кирәк.

- Өч "ярамый"дан соң өч "ярый"ны да әйтик инде. Синең фикереңчә, нинди сәхнә законнары бар?

- Елмаю. Әлбәттә, елмаю. Бу минутта күңелеңдә нинди генә хис-кичерешләр булса да, син тамашачыга булган мәхәббәтеңне күрсәтә белергә тиешсең. Икенчедән, башкарган әсәреңне йөрәгең белән аңларга тиешсең. Ул җырны өйрәнеп, башкача әйтсәк, чәйнәп, ашап-эчеп, йотып бетергәч кенә, халык алдына чыга аласың. Өченче кагыйдәм - яратырга. Сәхнәне, сәхнәдә басып торган шушы мизгелне, тамашачыны, үзеңне, җыр-моң дөньясын һәм, гомумән, яшәешне...

Әңгәмәдәш - Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: