Бөгелмә авазы

Җан җылысы белән

Халыкара сукырлар көне алдыннан Республика сукырлар китапханәсенең Бөгелмә филиалында район мәдәният йорты үзешчәннәре озак вакытларга күңелләрдә сакланып калырлык концерт күрсәттеләр.

Әнисә ГАНФӘРИТОВА,
китапханәче.

Концертны алып баручы нәфис сүз остасы Альбина Савинаның укыган шигырьләре һәркемне әсәрләндерде. Ә Илшат Тимкин җырлаганда, аны тыңлаучылар арасыннан бик күпләр үзалдына: "менә Бөгелмәнең Ринат Ибраһимовы", - дип уйлаганнардыр, мөгаен. Ә инде Мөслим магомаев һәм Илһам Шакиров репертуарыннан җырлар башкарганда, бу бөек җырчыларның аһәңнәре дә чагылып киткәндәй булды. Ул рус һәм татар телләрендә халык җырларын да, популяр эстрада җырларын да бердәй матур башкарды.

Артистларның барысының да чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Әйе, китапханәбездәге бу кичә бик югары эмоциональ рухта узды, талантлар күктәге йолдызлар кебек балкыды. Чыгыш ясаучыларның кайберләре үзләре дә күрмәүчеләр икәнлеген дә истә тотсак, мондый концертның әһәмияте, күңелләрне йомшарта торган тәэсир көче берничә мәртәбә арта. Ә бит бу кешеләрнең күбесен без гадәти тормышта еш очратып торабыз, тик янәшәбездә нинди нечкә хисле, талантлы кеше торуын гына белмибез. Алар бит үз күңелләре өчен генә түгел, тирә-юньдәгеләрне дә рухи яктан сафландыру өчен иҗат итәләр. Радиодан җыр тыңлау бер хәл, хәтта ул бик матур җыр булса да, каршыңдагы җырчының тере тавышын ишетү түгел инде. Михаил Ермолаевның болытлар турындагы җыры шәфкатьлелек, язмыш турында уйлануларга этәрсә, Алексей Жернаковның җырлары сагыну-сагыш белән сугарылган иде. Гомумән, бу яшь иҗат коллективы һәр тыңлаучының йөрәгенә үтеп керә, күңел кылларын тибрәтә алды.

Концерт тәмамлангач та, тамашачы таралырга ашыкмады әле. Шул вакытта гына без бу егетләрнең шәһәребездә генә түгел, анннан читтә дә шактый танылып өлгергән җырчылар икәнен белдек.

Башкаручылар адресына ихлас рәхмәт, җылы сүзләр күп әйтелде. Әйе, чын артист күңелендәге ярату хисләрен, йөрәк җылысын, мәхәббәт чаткысын иҗаты аша башкаларга өләшү өчен яши, монда аның профессиональ җырчымы, әллә үзешчәнме икәнлегенең әһәмияте калмый. Ә инде күбесе маңгай күзе белән күрә алмаган тамашачының да күңелләрен җилкендереп җибәрерлек итеп татар биюен башкарган биюче кыз Наҗия Газизовага аерым рәхмәт әйтәсе килә.

Район мәдәният йорты коллективы моннан соң да безнең тамашачыны онытмасын, чыгышлары белән ешрак шатландырып торсын иде дигән теләктә калабыз.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: