Бөгелмә авазы

Әдәбият елына багышлана

2015 ел Әдәбият елы дип игълан ителде. Үзәк китапханәдә ул 27 гыйнвар көнне электрон уку залында "Россиянең горурлыгы һәм даны" дип аталган кичә белән башланып китте. Кичә бөек каләм иясе Антон Павлович Чеховка багышланды. Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе укучылары язучының тормышы һәм иҗаты турында күп кызыклы яңалыклар...

2015 ел Әдәбият елы дип игълан ителде. Үзәк китапханәдә ул 27 гыйнвар көнне электрон уку залында "Россиянең горурлыгы һәм даны" дип аталган кичә белән башланып китте. Кичә бөек каләм иясе Антон Павлович Чеховка багышланды. Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе укучылары язучының тормышы һәм иҗаты турында күп кызыклы яңалыклар белделәр, слайд-презентация аның яшәешен төрле яклап ачарга ярдәм итте. Викторина уеннары исә биредә күргән-ишеткәннәрне хәтергә беркетеп калырга булышты, дип хәбәр итәләр безгә шәһәребез үзәк китапханәсеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: