Бөгелмә авазы

Данил Салиховны Туфан Миңнуллин премиясенә тәкъдим иткәннәр

Туфан Миңнуллин премиясе күренекле драматургның вафатыннан соң 2016 елда гамәлгә куелды.

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Туфан Миңнуллин исемендәге республика драматурглары премиясенә тәкъдим ителгән. Кандидатура идарә әгъзалары тарафыннан яклау тапкан. Бу мәгълүмат «Татар-информ»га үз чыганаклары аша билгеле булды.

Идарәдә Туфан Миңнуллин премиясенә ике кандидатура каралган. Тагын берсе — Чаллы театрының күренекле артисты Булат Сәлахов. Соңгы елларда Чаллы театры аның «Яратылмый калган ярлар» әсәрен куеп, уңышка иреште.

Әмма идарә әгъзалары Данил Салихов кандидатурасын яклап чыкканнар. Идарә рәисе — Данил Салихов үзе.

Туфан Миңнуллин премиясе күренекле драматургның вафатыннан соң 2016 елда гамәлгә куелды. Драматургия өлкәсендәге әсәр өчен бирелә. Лауреатлар: Мансур Гыйләҗев (2016 ел), Рәдиф Сәгъди (2017 ел), Хәбир Ибраһим, (2018 ел), Әмир Камалиев (Аманулла) (2019 ел).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: