Бөгелмә авазы

Чәчкә кызына ни өчен Весна дип исем кушуын үзе аңлатты

Җырчы Чәчкәнең үз кызына Весна дип исем кушуы турында язган идек. Хәер, ул чакта бөтен матбугат шаулады. Мондый сәер исемгә гаҗәпләнделәр. Күпләр баланы жәлләде. Шушы көннәрдә Чәчкә TMTV каналында Булат Бәйрәмов алып бара торган "Тәмле көрәш" тапшыруында катнашты. Булат, әлбәттә, Чәчкәдән Весна исемле кызы турында сораштырмый булдыра алмады. - Весна...

Җырчы Чәчкәнең үз кызына Весна дип исем кушуы турында язган идек. Хәер, ул чакта бөтен матбугат шаулады. Мондый сәер исемгә гаҗәпләнделәр. Күпләр баланы жәлләде.

Шушы көннәрдә Чәчкә TMTV каналында Булат Бәйрәмов алып бара торган "Тәмле көрәш" тапшыруында катнашты. Булат, әлбәттә, Чәчкәдән Весна исемле кызы турында сораштырмый булдыра алмады.

- Весна Ирековна. Мин башта моны шаяру дип уйлаган идем. Мөгез чыгару өчен генә, - диде Бәйрәмов.

- Алай түгел. Мин бик озак эзләдем исемне, - диде Чәчкә, - Башта татар исемен кушарбыз дип уйлаган идек. Эзләдек, эзләдек, бөтен интернетны актарып бетердек. Көтмәгәндә шундый исемгә тап булдык. Әлбәттә, татар исеме түгел. Әмма дә ләкин күңелгә ошады, чөнки менә кем әйтмешли... "Весна пришла", "Весна проснулась" дип әйтү, мәсәлән, бик матур бит, женственный...
- Әйе, әйе, иртәләрен "Весна проснулась" дип әйтсәң, үзебезчә була, - дип төрттерде Булат.
- Женственностьне тагын да арттырыр өчен бу. Әмма бик йомшак түгел бугай, характеры хәзердән үк сизелә. Миңа охшагандыр инде, - диде әни кеше.
Баксаң, балага Весна дип исем кушу ире Ирекнең идеясе булган икән. Балага инде 3 ай булган. Чәчкә иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Аерым нянькалары юк икән, кирәк чакта баланы ире алып кала ди.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: