Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең "Милләт йолдызлары"

31 май көнне Татар мәдәният үзәгендә "Милләтем йолдызлары" дип исемләнгән матур бер чара үтте. Анда Бөгелмә районы шәһәр һәм авыл мәктәпләренең лауреатлары концерты булып узды. Аны милләт өчен янып йөрүче Бөгелмә муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгының милли мәгариф буенча методисты Фәүзия Таһир кызы Мәхмүтова оештырган иде. --Ел азагында төрле олимпиадаларда,...

31 май көнне Татар мәдәният үзәгендә "Милләтем йолдызлары" дип исемләнгән матур бер чара үтте. Анда Бөгелмә районы шәһәр һәм авыл мәктәпләренең лауреатлары концерты булып узды. Аны милләт өчен янып йөрүче Бөгелмә муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгының милли мәгариф буенча методисты Фәүзия Таһир кызы Мәхмүтова оештырган иде.

--Ел азагында төрле олимпиадаларда, төрле мәдәният чараларында актив катнашучыларны без дә билгеләп үтәргә булдык. Бу чара беренче тапкыр оештырыла һәм ул концерт формасында барачак, -- диде ул.

«Алма пеш, авызыма төш!» дип кенә дә яши торганнардан түгел инде Фәүзия ханым. Булдыра! Концертны без бер сулышта карап, сокланып утырдык. Анда татар милли көйләре, җырлары яңгырады, балалар шигырь сөйләү осталыгын күрсәтте, биеде.

Бөгелмәдәге татар балалары арасында талантлар күп икән. Сәхнәгә чыгучылар да, залда утыручылар да, төрле конкурсларда катнашып, мактаулы урыннар яулаган, иҗтиһатлы, тырыш укучылар иде. Мәсәлән Карина Галәүтдинова Бөтенроссия "Роза ветров", халыкара "Без бергә", шәһәр күләмендә үткәрелгән "Маленькая звезда" бәйгеләре лауреаты. Без аның башкаруында "Сез татар кызы" җырын тыңладык. Ә "Зә-зә" җырын башкаручы Самира Әхмәдишина бар кешенең таж калдырды. Татар такмакларын шундый итеп башкарды ки, хәтта Эдуард Гафиятуллин (чараны алып баручы иде) аны чыгып кочып алды, мактау, рәхмәт сүзләре әйтте. Сәхнәгә чыгучының һәркайсы чын талант инде. Алар арасында рус балалары булу мине тагын да шаккатырды. 9 нчы мәктәпнең рус төркемендә белем алучы, Сирин Батыршин исемендәге республика конференциясендә мактаулы 3 нче урынга лаек булган Алексей Чехов (шигырь укыды), 1 нче урта мәктәбе укучысы Полина Попова (ул "Туган як" җырын башкарды) шуларның асыллары. Чара азагында аларга "Гыйлемгә омтылышы, татар телен, туган як халкының тарихын, мәдәниятен яратып өйрәнүе өчен" Мактау грамоталары тапшырдылар.

Милли мәгариф, сәнгать өлешенә зур өлеш керткән, милли җанлы укытучыларның тырыш хезмәт нәтиҗәсе инде бу. Алар да бүләксез калмады, "Яшь буынны мәгърифәтле итүдә, аңарда милли рух тәрбияләүдә һәм ана телебезне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен" дип исемләнгән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Тел һәм моң милләт сакчылары булып тора. Аллаһы Тәгалә һәрбер кешене теле һәм моңы белән яралта. «Иң элек шул тел белән әнкәм бишектә көйләгән», дип язган Тукаебыз. Әйе, тел балага бишектә үк - милли моң-җыр белән бергә сеңә, ә мәктәптә, тормышта ныгый. Җырсыз-моңсыз үскән балалар бәхетсезләр, алар милли хисләрдән мәхрүм булла, менә шуңа күрә дә әлеге чара миндә бик җылы хисләр калдырды. Бер теләк бар: үстергэн балаларыбыз киләчәктә әти-әни куанычы, илнең горурлыгы булсыннар иде! "Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы", - диярлек булсыннар.

"Милләтем йолдызлары" дип аталган матур чара киләсе елда да уздырылачак.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА. Автор фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: