Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләр – “Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты” республика конкурсы җиңүчеләре

Казанда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан оештырылган “Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты” I республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Конкурсның төп максаты - авыл мәдәни-ял учреждениеләре эшчәнлеген стимуллаштыру, иҗади казанышларны бүләкләү, мәдәният хезмәткәрләре һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү.

Сайлап алу өч этапта үткәрелде: муниципаль, зона, республика. Иҗади ярышта барлыгы 1762 мәдәният учреждениесе катнашты. Финалга Татарстан Республикасының төрле муниципаль районнарыннан 35 авыл клубы һәм мәдәният йорты чыкты. Финалистлар арасында Бөгелмә муниципаль районының ике учреждениесе – Ефановка авыл клубы һәм Кече Бөгелмә авыл мәдәният йорты бар иде.

Компетентлы хөкемдарлар карары белән Бөгелмә муниципаль районы Үзәкләштерелгән район клублар системасы муниципаль бюджет учреждениесенең Ефановка авыл клубына (мөдире Ольга Александровна Кочеткова) 200 кешегә кадәр исәпләнгән авыл клубы номинациясендә 2 урын бирелде һәм 300 мең сум күләмендә җиһазлар, музыка уен кораллары, мәдәни-спорт инвентаре сатып алуга сертификат бирелде.

Үзәкләштерелгән район клублар системасы (мөдире Марина Александровна Рыжакова) Кече Бөгелмә авыл мәдәният йорты “Иң динамик авыл мәдәният йорты дип билгеләнде һәм Диплом белән бүләкләнде.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: