Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләр Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы җирле оешма җитәкчеләре киңәшмәсендә

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы бинасында Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы җирле оешма җитәкчеләре киңәшмәсе узды.

Анда бөгелмәлеләр татар мәдәният үзәге җитәкчесес Флера Шәрипова,  “Батыр” балалар бакчасы мөдире Әлфирә Галәветдинова катнашты. 

Киңәшмәне БТК Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров ачып җибәрде. Ул БТК Башкарма комитетының билгеле нәтиҗәләре һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты. Квартал саен уздырылган чараларны билгеләп, Данис Шакиров бүгенге көндә җирле оешмаларның активлыгы сүлпәнүен искәртте. 19 нчы декабрьдә уздырылачак киңәйтелгән утырышта ул җирле оешма җитәкчеләренең еллык хисаптан тыш киләчәккә планнар әзерләвен сорады. 

Бөтендөнья Татар Конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев атна саен районнар белән видокиңәшмә уздыра. Анда милли кадрларның: мәдәният, татар газетасы хезмәткәрләренең катнашмавы ачыкланды. Данис Шакиров: 

  • Кем өчен оештырабыз соң без ул киңәшмәләрне, анда районда булган барлык милли оешма вәкилләре булырга тиеш. Бу сорауны зурдан күтәреп чыгарга кирәк, - дип ассызыклады. 

Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова киңәшмәгә килүчеләрне II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездында кабул ителгән 18 пунктлы резолюциядән таныштырды.  

БТК Башкарма комитетының татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Ленария Мөслим 19 октябрьдә узачак Татарча диктант турында тулы мәгълүмат бирде. Билгеле булганча, әлегә акциягә әзерлек эшләре инде башланган. Быел Татарча диктантта 100 мең кеше катнашуы көтелә. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: