Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә Рәми Гарипов китабын тәкъдир иттеләр

Ямьле язда - 20 апрель көнне Әдәбият елы кысаларында "Ихлас" халык фольклор ансамбле, Халыклар дуслыгы китапханәсе каршында эшләп килүче "Ак тирмә" башкорт клубы әгъзалары белән берлектә, Техника йортында Башкортстанның халык шагыйре "Рәми Гарипов. Тормышы һәм иҗаты" китабын тәкъдир итү кичәсен, башкортчалап әйткәндә, "Исем туе"н уздырдык. Популяр башкорт композиторы Рим Хәсәнов...

Ямьле язда - 20 апрель көнне Әдәбият елы кысаларында "Ихлас" халык фольклор ансамбле, Халыклар дуслыгы китапханәсе каршында эшләп килүче "Ак тирмә" башкорт клубы әгъзалары белән берлектә, Техника йортында Башкортстанның халык шагыйре
"Рәми Гарипов. Тормышы һәм иҗаты" китабын тәкъдир итү кичәсен, башкортчалап әйткәндә, "Исем туе"н уздырдык.
Популяр башкорт композиторы Рим Хәсәнов язган "Иртәнге томан" көе яңгырый. Шул көй астында алып баручы шигырь сөйли:
Кайтам! Кайтам! Җырларыма кайтам!
Калып тор син, гүзәл башкалам.
Минсез дә берни булмас сиңа,
Син шауларсың миннән башка да!
Ә мин? Юк, башкача булмый!
Мин туфрактан, җирдән яралган,
Җирдә туып-үсеп, җирдә аунап,
Җирдән җыеп, җаным җыр алган!
Җырлы-шигырьле ямьле кичәбезне Башкортстанның халык шагыйре, Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты Рәми Гарипов язган тирән мәгънәле шушы шигырь юллары белән башлап җибәрдек.
Туган җиренә, туган теленә, халкына, туган җире табигатенә мөкиббән кешеләр шагыйрь күңелле булалар һәм шушы мәхәббәт тән көч, илһам, дәрт алып иҗат итәләр. Рәми Гарипов - шундый шәхесләребезнең берсе. Ул тормышта да, иҗатта да янып яши. Аның әсәрләре ихласлыгы, халыкчанлыгы, гаделлеге белән аерылып тора. Дөньяга маңгай күзе белән генә түгел, күңел күзе белән дә карый белгән шагыйрь кыска гына гомерендә башкорт поэзиясен әллә ничә баскычка күтәргән асыл үрнәкләр калдыра һәм алар халыкка хезмәт итә.
Кичә барышында "Рәми Гарипов. Тормышы һәм иҗаты" дип аталган китап нигезендә әзерләнгән слайд-презентация тәкъдим ителде. Китап-альбомда шагыйрьнең үлемсез әсәрләре белән бергә аның көндәлекләреннән өзекләр, автографлары, замандашларының истәлекләре, архив документлары, гаилә альбомыннан алынган фотосурәтләр тупланган. Бу басма шагыйрь иҗатын сөючеләргә һәм, гомумән, киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.
Бу көнне бәйрәм кичәсенә җыелган тамашачы шагыйрьнең тормыш юлы һәм аның үлемсез иҗаты белән таныша алды. Чара җырлар белән үрелеп барды. "Ихлас" халык фольклор ансамбле җырчылары Ришат Габдрахманов, Людмила Габдрахманова, Сәгыйдә Гыймаева, Рәсимә Кәлимуллина, Илшат Тимкин, Рәфис Мунтин, Әлфия Нурмөхәммәтова, Гүзәл Мөхәммәтшина тамашачыга үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Аеруча Ришат Габдрахмановның - "Элмәлек" башкорт халык җырын,
"Бөркет" вокаль ансамбле егетләренең "Гөлнәзирә"не башкарулары күңелләребезгә хуш килде.
"Шатлык" вокаль ансамбленә йөргән кызларыбыз "Балачагым" җырын җырладылар. Шул ук ансамбль кызлары Динара Нивмәтуллина, Азалия Җиһангирова, Эльвира Кәлимуллина, Диләрә Зәбирова сәнгатьле итеп шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Үз чиратында, кичәдә катнашкан якташларыбыз Илгиз Нуриев белән Гөлшат Вәлиеваның җырлаулары һәм Альбина Самикованың шигырь сөйләве кичәбезгә ямь өстәде.
Кичәбезнең тагын бер күңелле мизгеле - "Наз" халык фольклор ансамбле җитәкчесе, якташыбыз Ринат Минһаҗевның өздереп курайда, кубызда, баянда уйнавы күңел кылларын тибрәндерде.
Бәйрәм кичәсе якташларыбыз өчен оештырылган, Башкортстан китап нәшриятында басылып чыккан китаплар күргәзмәсен тәкъдир итү белән тәмамланды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: