Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә Илгизәр + Вераны күрсәтәләр

1994 елдан башлап, 15 май Халык-ара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Гаиләнең җәмгыятьтә тоткан урыны, әһәмияте искиткеч зур булуны ачык күрсәтә торган дата бу. Гаиләләр ныклыгы - илнең тотрыклылыгы дип, юкка гына әйтмиләр. Татар мәдәният үзәге театр коллективы да быел әлеге мөһим теманы күтәреп алырга булган. 16 һәм 17 май...

1994 елдан башлап, 15 май Халык-ара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Гаиләнең җәмгыятьтә тоткан урыны, әһәмияте искиткеч зур булуны ачык күрсәтә торган дата бу. Гаиләләр ныклыгы - илнең тотрыклылыгы дип, юкка гына әйтмиләр.

Татар мәдәният үзәге театр коллективы да быел әлеге мөһим теманы күтәреп алырга булган. 16 һәм 17 май көнне биредә Туфан Миңнуллин пьесасы буенча эшләнгән "Илгизәр + Вера" спектакленең премьерасын тәкъдим итәләр. Беренче көнне ул - 16 сәгатьтә, икенче көнне 17 сәгатьтә башлана. Спектакльне сәхнәгә куючы режиссёр, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флюра ханым Шәрипова әйтүенчә, гомер-бакый актуаль булган бу темага эшләнгән хезмәт - бөгелмәләргә яз бүләге.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: