Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә егет солтанын сайладылар

22 февраль көнне Татар мәдәният үзәге сәхнәсендә бик "кызу" булды. Әйе, инде матур традиция буенча, егетләр үзара көч сынашты анда. "Егет солтаны" бәйгесе илебездә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан уздырыла һәм, инде исеменнән үк күренеп торганча, анда егетләрнең "иң-иң"нәре катнаша. Бәйгедә җиңү өчен жюри әгъзаларын, залдагы тамашачыны әсир итәргә кирәк, ә...

22 февраль көнне Татар мәдәният үзәге сәхнәсендә бик "кызу" булды. Әйе, инде матур традиция буенча, егетләр үзара көч сынашты анда.

"Егет солтаны" бәйгесе илебездә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан уздырыла һәм, инде исеменнән үк күренеп торганча, анда егетләрнең "иң-иң"нәре катнаша. Бәйгедә җиңү өчен жюри әгъзаларын, залдагы тамашачыны әсир итәргә кирәк, ә моның өчен үзеңнең бар булган осталыгыңны ачып салырга туры килә инде. Бары тик шул очракта гына җиңүгә өмет итәргә мөмкин...

Ярышта шәһәр һәм район мәктәпләрендә, урта һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучы җиде егет катнашты. Беренче бирем "Таныш булыйк" дип исемләнгән иде, анысында егетләр үзләре турында сөйләде, видеоязмалар күрсәтте. Икенче өлештә исә бүген дә илебез армиясендә төп ату коралы саналган "Калашников автоматы"н сүтеп-җыюда ярыштылар. Өченче биремдә үзләренең музыка-сәнгать өлкәсендәге сәләтләрен ачып салдылар. Һәм, ахырдан, татар телен никадәр камил белүләрен күрсәттеләр. Бәйге нәтиҗәләре түбәндәгечә: "Баһадир егет" булып Бөгелмә машина төзүчеләр техникумы студенты Радик Зарипов танылды; кадет мәктәп-интернаты укучысы Арафат Шәехвәлиев - "Тапкыр егет"; 1 нче мәктәптән Эмиль Галиев - "Итагатьле егет"; Бөгелмә машина төзүчеләр техникумы студенты Наил Миңнебаев - "Милләтпәрвәр"; Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе укучысы Рөстәм Кәлимуллин - "Тамашачы мәхәббәтен яулаган егет"; 2 нче лицей укучысы Данил Гәрәев "Мактаулы егет" исемнәренә лаек булдылар. Бәйгенең җиңүчесе дип, бертавыштан, Карабаш 1 нче мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Ильяс Минһаҗев танылды. Ярышта катнашучыларның һәммәсенә истәлеккә Дипломнар, бүләкләр тапшырылды.

Шундый егетләр булганда, илебезнең киләчәге өчен тыныч булырга мөмкин дигән фикердә таралышты тамашачы бәйрәмнән.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Автор фотосы.

Рәсемдә: "Егет солтаны" - Ильяс Минһаҗев әнисе Гөлфия, сеңлесе Айгөл һәм остазы Мәдинә Фәттахова белән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: