Бөгелмә авазы

Бөгелмә талантлары

Алабуга шәһәрендә "Алло, без талантлар эзлибез!" дигән традицион республика бәйгесе булып узды. Аны ТР Мәдәният министрлыгы, Алабуга муниципаль районы, Алабуга Мәдәният һәм сәнгать училищесы оештыра. Быел бу чарага 22 районнан 14 - 22 яшьлек 700ләп кеше җыелган иде. Бөгелмә районының "Үзәкләштерелгән клуб системасы" бюджет оешмаларының авыл мәдәният йортлары үзешчәннәре бу...

Алабуга шәһәрендә "Алло, без талантлар эзлибез!" дигән традицион республика бәйгесе булып узды. Аны ТР Мәдәният министрлыгы, Алабуга муниципаль районы, Алабуга Мәдәният һәм сәнгать училищесы оештыра.

Быел бу чарага 22 районнан 14 - 22 яшьлек 700ләп кеше җыелган иде. Бөгелмә районының "Үзәкләштерелгән клуб системасы" бюджет оешмаларының авыл мәдәният йортлары үзешчәннәре бу бәйгедә актив катнаштылар. "Прогресс" һәм Кече Бөгелмә мәдәният йортлары театр коллективлары (җитәкчеләр А. Азорова, Л. Клементьева) "Иң яхшы театр коллективлары" булып танылдылар.

"Сынлы гамәли сәнгать" номинациясендә Ключидан А. Чернышова (мәдәният йорты җитәкчесе Н. Леонтьева), Зелёная Рощадан В. Пантелеева (җитәкче О. Миронова), Иске Исаководан Д. Хәбибуллина белән А. Җиһангирова (җитәкче Р. Кашапова) хезмәтләрен күрергә була иде.

"Прогресс" авыл мәдәният йортының "Овации" театр коллективы яшь артистлары мактаулы 1 нче урынны алдылар. Конкурста катнашкан һәр кешегә диплом тапшырылды, ул диплом Алабуга сәнгать училищесына укырга кергәндә өстенлектән файдалану хокукы бирә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: