Бөгелмә авазы

Бөгелмә шәһәренең гаилә китапханәсендә “Әфганнан алып, Чечняга кадәр” дип исемләнгән очрашу узды

14 февраль көнне Гаилә китапханәсенең уку залында район мәдәният йортының "Патриот" клубы, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 26 еллыгына һәм сугышчы-интернационалистлар көненә багышлап, "Әфганнан алып, Чечняга кадәр" дип исемләнгән очрашу уздырды. Чарага 4 нче урта мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары чакырылган иде. Залда китапханә хезмәткәрләре тарафыннан шул чорларда безнең якташларның батырлыгын,...

14 февраль көнне Гаилә китапханәсенең уку залында район мәдәният йортының "Патриот" клубы, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 26 еллыгына һәм сугышчы-интернационалистлар көненә багышлап, "Әфганнан алып, Чечняга кадәр" дип исемләнгән очрашу уздырды.
Чарага 4 нче урта мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары чакырылган иде. Залда китапханә хезмәткәрләре тарафыннан шул чорларда безнең якташларның батырлыгын, фидакарьлеген тасвирлаган китаплар, плакатлар һәм газеталардан торган күргәзмә оештырылды. Алып баручының сөйләгәннәре слайдларда чагылыш тапты, район мәдәният йорты солисты Алексей Жернаковның җырлары белән үрелеп барды. Төньяк Кавказда - Чечен Республикасындагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан "За отвагу" һәм "Боевое содружество" медальләре кавалеры Сәлим Ногмановның җиңелләрдән булмаган армия хезмәте турындагы чыгышы очрашуның кульминациясенә әверелде - укучылар аны зур кызыксыну белән тыңладылар, тыныч тормышның никадәрле кадерле булуын аңладылар, аннары чыгыш ясаучыга сораулар бирделәр, бергәләшеп фотога төштеләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: