Бөгелмә авазы

Бөгелмә районының Сугышлы авылында Бәхет чишмәсе бар

Ярымайлы авыл чишмәм, Зәмзәм суың - оҗмахтан. Чылтыра, җырла, куандыр, Шифа бул ил-кунакка. Узган шимбәдә Сугышлы авылында "Җырласын әле чишмә" исеме астында чишмә бәйрәме уздырылды. Аны Бөгелмә муниципаль районының "Үзәкләштерелгән клублар системасы" учреждениесе һәм Иске Исаково авыл җирлеге башкарма комитеты оештырган иде. Сугышлы -- үзенең герое Газинур Гафиятуллин белән танылган...

Ярымайлы авыл чишмәм,

Зәмзәм суың - оҗмахтан.

Чылтыра, җырла, куандыр,

Шифа бул ил-кунакка.

Узган шимбәдә Сугышлы авылында "Җырласын әле чишмә" исеме астында чишмә бәйрәме уздырылды. Аны Бөгелмә муниципаль районының "Үзәкләштерелгән клублар системасы" учреждениесе һәм Иске Исаково авыл җирлеге башкарма комитеты оештырган иде.

Сугышлы -- үзенең герое Газинур Гафиятуллин белән танылган авыл. Гыйльмурый ханым сүзләренә караганда, сугышка китүче авылдашларын алар нәкъ менә шушы чишмә янында озаткан. Бүгенге көндә дә "Бәхет чишмәсе" авыл байлыгы булып тора. Аның янында буа корганнар, ул каз-үрдләкләр белән тулы. Каникулга әби-бабайлары янына кайткан бала-чага, чыр-чу килеп, чишмә янында уйнарга ярата. Ә суның тәмлелеген белсәгез! Искитмәле тәмле сулы бу чишмә.

--Тәнгә генә түгел, күңелгә дә шифа ул. Шуның чишмәсеннән алынган су белән генә чәй эчәбез, ашарга пешерәбез. Бәйрәм оештырабыз дигәч, шатланып кушылдык. Менә тәм-томнар пешереп алып килдем, бәйрәмгә килүчеләрне татар халкының милли ашлары белән сыйларга булдык, -- ди Зөлфия Хәйретдинова.

Халык биредә актив. Сәгать 11гә бәйрәм оештырыласы мәйдан гөрли иде инде. Көн эссе булу сәбәпле, бөтенесе чишмә суы эчеп кинәнде.

--Мин үзем шушы авылда туып-үстем, әлегә декрет ялында, әниемдә яшибез. Бәйрәмгә җырлар өчен, күңел ачар өчен чыктык, -- ди Татар мәдәният үзәге хезмәткәре Регина.

Бәйрәмдә татар халык җырлары яңгырады, халык биеде, традицион уеннарда катнашты.

-- Гармун моңнарын ишетү, чишмәгә төшү күренешләрен кабат үз күзләребез белән күрү безне яшьлек елларына алып кайтты, -- ди авылның өлкән буыны.

Чыннан да, элек-электән килгән традицияләр бит бу. Татар халкының чишмәләр белән бәйле күп кенә гореф-гадәтләре дә сакланган. Мәсәлән, авылга килен булып төшүчене нәкъ менә көянтә асып, чишмәгә җибәрә торган булганнар. Чиләкләре су белән тулы кайткан кыз уңган киленнәр рәтенә кергән.

--Бу бәйрәм бөтен авылны бергә җыючы татар традициясе инде. Авыл халкы көн саен чип-чиста тәмле чишмә суын эчә ала. Кызганыч, шәһәр халкына ул тәтеми, крандагы суны эчмибез, сатып алабыз бит. Бу бәйрәмне ел саен оештырсыннар иде. Бик күңелле, -- дип калды шәһәрдән кунакка килүчеләр.

Чишмә суы үткәнне һәм киләчәк буынны берләштерүче бер җеп булып тора. Сугышлы халкы моны яхшы аңлый һәм милли традицияләргә тугры булып кала белә. Мондый гүзәл бәйрәмнәр ешрак оештырылсын иде.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: