Бөгелмә авазы

Бөгелмә районының кайсы авылларында күңелле яшиләр?

Автомобилемә кереп утырдым да уйга калдым әле менә. Чыннан да, авылда кемгә күңелле икән? Иң кызыгы - Бөгелмә районының кайсы авылында? Күзәтүләремне Зелёная Роща дип атала торган матур исемле авылдан башлыйм әле булмаса. Рәсәйнең һәр авылындагы кебек, юллар беренче булып... кибеткә илтә. Ә кибет тирәсе, үзегез аңлыйсыз, мәгълүмат ишетү, сүз...

Автомобилемә кереп утырдым да уйга калдым әле менә. Чыннан да, авылда кемгә күңелле икән? Иң кызыгы - Бөгелмә районының кайсы авылында?

Күзәтүләремне Зелёная Роща дип атала торган матур исемле авылдан башлыйм әле булмаса. Рәсәйнең һәр авылындагы кебек, юллар беренче булып... кибеткә илтә. Ә кибет тирәсе, үзегез аңлыйсыз, мәгълүмат ишетү, сүз алышу өчен иң кулай урын. Әнә, бер төркем хатын-кыз басып тора. Ни турындадыр, кызып-кызып, гәп куерталар. Мин дә алар янына юнәлдем.

- Сумка тутырып әйберләр алгансыз икән, ә мәдәни яктан тормышларыгыз ничегрәк соң? - димен.

- Әйбәт! Клубка да йөрибез, китапханәбез дә эшләп тора, - дип җаваплый берсе.

- Шулай шул, - дип аның сүзен җөпләп куя икенчесе. - Күршем белән концертка бардык әле әнә. Үзебезнекеләр җырлаганнны бигрәк яратам, шәһәрдәгеләр бер читтә торсын. Мәхәббәт турында да җырлыйлар, аерылулар турында да өздереп көйлиләр...

- Җитәкчеләре Ольга Николаевна Бородина белән Галина Васильевна Жук әйбәт шул алалрның, шуңа концертлары, тамашалары да искиткеч була.

- Сүз дә юк, клубныкылар нык тырыша. Әле спектакль күрсәтәләр, әле кич утырырга чакырып торалар үзебезне.

- Ә күптән түгел генә безне җыеп Бөгелмәгә театрга алып бардылар. "Голубцы по объявлению" дигән спектакль карадык. Кызык булды инде. Рәхәтләнеп, эчләр катканчы көлдек. Ә бит барысы да тормышитан алынган.

- Шулаймыни? Нишләп миңда әйтмәдең? Белми дә калганмын бит!

- Ярар, үпкәлисе түгел, рекламаларны карап барырга иде.

- Ә мин ул белдерүләрне гел карап торам. Бервакыт кибеткә кергәндә укыйм: "Курсларга чакырабыз. Түләүсез!" дип язылган. Киттем, түләүсез бит.

- Кая киттең?

- Ничек кая? Авылыбыз китапханәсенә. "Библиоликбез"га язылдым, вәт. Компьютерны өйрәнәсем килә минем. Уку шулай атала да: "Пенсионерлар өчен комп.академия". китапханәче Ирина Владимировна Ишкова шундый яхшы итеп аңлата, күрерсез, чыннан да академик булып китәрмен әле менә.

- Мода куам дисең инде?

- Модага иярү түгел бу, заман таләбе! Ой-ой, кызлар, ярый искә төште әле, озаклап сөйләшеп торырга вкытым юк, компьютерда күнегүләр эшлисем бар бит әле. Өй эше дә бирәләр безгә шулай.

Бу ханымга ияреп, башкалар да таралышырга булды. Ә миндә шик калды: бу китапханә, клуб дигәннәрендә, чыннан да, эшләр шулай гөрләп бара микәнни соң?

Авыл мәдәният йорты янында бер көтү бала-чага тора.

- Кая ашыгасыз шулай? - дим.

- Түгәрәк безнең бүген. Рәсем түгәрәге. Ольга Владимировна Миронова белән курчаклар да ясый башлаган идек әле.

- Ә мин яңа җыр өйрәнергә дип киләм.

- Минем китапханәгә дә кереп чыгасым бар әле, "Культурный дневник школьника"да минем турда иң күп укучы дигән тамга тора, - ди тагын берсе горурланып.

- Ә син, малай, кая чабасың шулай?

- Сорап та тормагыз! Теннис уйнар өчен чират алам. Аннары олылар килгәч, безгә урын калмый анда. - Шулай диюгә, маалй мәдәният йортының ишегеннән кереп юк булды.

Мин дә аның артыннан кереп киттем. Халык күп икән бит монда. Берәү дә тел сатып, тик тормый - һәркем ни белән булса да мәшгуль. Бильярд һәм теннис өстәлләрендә каты уен бара, җанатарлар сырып алган үзләрен. Тамаша залында музыка яңгырый - үзешчән артистларның репетициясе бара икән. Китапханәдә дә кеше байтак: кемдер китап сайлый, кайберәүләре компьютерда реферат ясап утыра.

"Авылда күңел ачар җир юк инде ул" дигән фикерем шунда ук таралып бетте.

Мин баскыч төбенә чыктым. Табигатьнең матурлыгы-ы! Ә кешеләр нинди биредә, активлар, матур итеп сөйләшә беләләр! Әйе, бу авылда күңелле яшиләр!

Башкаларда ничек икән? Барып карыйм әле. Көтеп торыгыз, бәлки сезгә дә барып чыгармын...

Пелагея ПИСЕМСКАЯ,
Бөгелмә - Зелёная Роща.

Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: