Бөгелмә авазы

Бөгелмә районы Карабаш мәдәният йортында иҗат кичәсе узды

Ул Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган иде.

Һәр милләтнең үз кухнясы” – шундый исем астында Карабаш авылы мәдәният йортында чара узды.

Алып баручылар һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар Идел буе халыкларының кухнясы, милли ашлар әзерләү традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында мәгълүмат бирделәр. Карабашлылар үз чыгышларын иҗади номерлар  белән аралаштырып алып бардылар. Шулай ук кунакларны традицион татар ризыгычәкчәк белән сыйладылар.

Чара күңелле һәм истә калырлык булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: