Бөгелмә авазы

“Без шундый яшь идек..”: Техника йорты сәхнәсендә Фәрит Садыйковның иҗат кичәсе узды

Фәрит Миргасим улы Садыйков хәзерге вакытта отставкадагы полковник

 ФСБда хезмәт итә, Төньяк Кавказда хезмәт иткән өчен медале һәм 2 дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлары өчен ордены белән бүләкләнә.

Беренче соло иҗат кичәсе Техника йорты сәхнәсендә үткәрелде. Аның башкаруында Офицерская честь, Город, которого нет, Есть только миг һ.б. хитлар яңгырады.

Алефтина Салихова һәм Зөлфия Хисамова иҗат дуэтлары, шулай ук Фиеста халык бию студиясеннән чыгыш ясаган спорт бию программасы да күңелле сюрприз булды. Фәрит Садыйковның кызларының чыгышы аеруча үзенчәлекле булды.

Очрашу барышында экраннарда вакыйгаларга бай полковник тормышы ачылган интервьюлар күрсәтелде.

Һәр чыгыштан соң зал алкышларга күмелде һәм тантана сәбәпчесен һәм аның талантлы дусларын - артистларны сәхнәдән озак җибәрмәде.

Фәрит Миргасыйм улын тамашачы аеруча хис белән тыңлады, дуслары һәм иҗатына гашыйк булганнар чәчәк, елмаюлар, җылы кочак һәм бүләкләр тапшырдылар.

 

Мэрия матбугат хезмәте материалы һәм  фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: