Бөгелмә авазы

Балалар өчен

Быел - Әдәбият елы, шуңа күрә балалар әдәбияты турында да берничә сүз әйтеп үтү урынлы булыр.

Без - сугыш еллары балалары мәктәптә укып йөргән чакларда, бигрәк тә 4 - 7 нче сыйныфларда укыганда, авыл китапханәсеннән чыкмый да идек дисәм, бер дә ялгыш булмас. Кышкы салкын кичләрдә җиделе лампа яктысында кулдан-кулга йөртә-йөртә укылган китаплар таушалып бетә иде. Татар телендә балалар әдәбияты, ягъни балалар өчен язылган әсәрләр 18 - 19 нчы йөзләрдә барлыкка килә. Болар - дини эчтәлекле "Иман шарты", "Һәфтияк", "Бәдәвам", "Кисекбаш китабы" һ.б. Сәгыйть Хәлфинның "Татар теле әлифбасы" 1778 елда басылып чыга. Татар балалар әдәбиятына нигез салучы Каюм Насыйри 1860 елда табигать күренешләре турында кыска-кыска мавыктыргыч хикәяләрдән торган "Буш вакыт" исемле җыентык чыгара. "Кырык вәзир кыйссасы" (1868 ел), "Әбугалисина кыйссасы" (1872 ел) китапларында, шулай ук тәрбия һәм әхлак мәсьәләләренә багышланган башка хезмәтләрендә
К. Насыйри балаларны белемле, кызыксынучан, эшчән кешеләр итеп тәрбияләү ихтыяҗы турында яза.
1905 - 1907 еллардагы революция балалар әдәбияты үсешенә дә зур этәргеч була. Мәскәүдә 1907 елның гыйнварыннан март аена кадәр - татарча "Тәрбияи-әтфаль", Казанда исә ата-аналар өчен - "Тәрбия", 1913 - 1916 елларда "Ак юл" журналлары чыгып килә, 1908 елда "Балалар календаре" басыла башлый. Татар балалар әдәбиятының эчтәлеге һәм жанрлары баюда, халыклашуында бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатының роле искиткеч зур. Үзенең әсәрләрендә ул балаларны белемгә, хезмәткә өнди, сәнгать чаралары белән аларда миһербанлылык, ата-анага, туган телгә, табигатькә карата мәхәббәт тәрбияли.
Г. Тукайдан соң бу мөһим эшне Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан, Нәҗип Думави, Зыя Ярмәки һ.б. дәвам иттерәләр. 1917 ел вакыйгаларыннан соң балалар
өчен язучылар яңа вәзгыятьне һәм тематиканы үзләштерә башладылар. 1923 елда беренче пионер оешмалары төзелә башлый, ә 1924 елдан "Кечкенә иптәшләр" журналы, Мәҗит Гафуриның - "Кызыл байрак", Сириннең - "Октябрь нурлары", Хәсән Туфанның - "Зәңгәр бүре", Кави Нәҗминең "Яр буенда учаклар" әсәрләре аеруча популярлык казана.
1980 - 2000 елларда балалар әдәбияты тематиканың төрлелеге, яңа иҗат алымнары белән аерылып тора. Шагыйрь Роберт Миңнуллинның шигырьләрен үзенчәлекле юмор, кешелеклелек, бала психологиясе нечкәлекләрен аңлау, сәнгати камиллек аерып тора ("Олы булсам", "Алма бабай", "Сөенсеннәр әле
сабыйлар" һ.б.).
1980 елда "Татар балалар поэзиясе антологиясе" (төзүчеләре - Нәкый Исәнбәт, Гәрәй Рәхим, Рәхим Рахмани) басыла, 1984 елда дөнья күргән "Балалар фольклоры һәм җырлы-сүзле йөз төрле уен" (Нәкый Исәнбәт) җыентыгы татар балалар әдәбияты тарихында күркәм күренеш була. Язучылар тарафыннан иҗат ителгән әсәрләр һәрдаим тәрбияви характерда булсалар, балалар да бәхетле, тәүфыйклы, сау-сәламәт булып, илгә лаеклы шәхесләр булып үсәрләр дип ышанасы килә.
Әлфинә КӘРИМОВА,
педагогик хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: