Бөгелмә авазы

Балачакның гүзәл төсләре

Июнь башында җиләк-җимеш питомнигы клубында балалар өчен күп төрле матур чаралар үткәрелде. Шунысы игътибарга лаек, алар бина эчендә генә түгел, ә ачык һавада да оештырылдылар. -Нинди генә ярыш-бәйгеләр белән мавыгып яшәмәде бу көннәрдә балалар: велоспорт буенча мини чемпионат та узды, кәгазь самолётлар очыру дисеңме, асфальтка рәсем ясау, хәтта... табуретка-утыргычлар ярышлары...

Июнь башында җиләк-җимеш питомнигы клубында балалар өчен күп төрле матур чаралар үткәрелде. Шунысы игътибарга лаек, алар бина эчендә генә түгел, ә ачык һавада да оештырылдылар.

-Нинди генә ярыш-бәйгеләр белән мавыгып яшәмәде бу көннәрдә балалар: велоспорт буенча мини чемпионат та узды, кәгазь самолётлар очыру дисеңме, асфальтка рәсем ясау, хәтта... табуретка-утыргычлар ярышлары да узды бездә, - дип сөйли клуб җитәкчесе Әнисә Ганфәритова. - Ә менә иң күләмле ярыш - сабын куыгы очыруда 18 кеше катнашты. Яшьләренә карап, ике командага бүленеп ярышкан балалар арасында нәниләрдән ике яшҗлек Ибраһим Хәмәдияров, олыраклар арасында Алсу Мостафина җиңеп чыктылар. Әти-әниләр тырышлыгы белән бар бала да уенда катнашты һәм нәни призларга ия булды.

Ә 1 июнь көнне бистә балаларына Бөгелмә механика заводында булып, предприятие профкомы һәм яшьләр комитеты оештырган бәйрәмдә катнашу бәхете тәтегән. Төрле ярышларда, уеннарда катнашып, бүләкләр оту белән бергә, алар озак вакытларга җитәрлек күңелле тәэсирләр һәм шатлык хисләре белән кинәнгәннәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: