Бөгелмә авазы

Алма пешкән – өзелеп төшкән

Бөгелмәнең физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен “Яңарыш” тернәкләндерү үзәгендә 22 бала һәм аларның әти-әниләре өчен “Алма Спасы – күп алма туплаган” дигән социомәдәни чара уздырылды.

Әлеге чараның максаты әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштыру, алмаларның файдалы үзлекләре турында күзаллауны киңәйтү, шулай ук бәйрәм кәефен булдыру.

Бәйрәм барышында балалар шигырьләр сөйләделәр, алма белән күңелле уеннар уйнадылар. Көтелмәгән момент “Скатерть-самобранка” булды, ул төрле алмадан ясалган тәм-томнары: пешкән шарлотка, хуш исле алма кайнатмасы, майлы коймак һәм татлы морс белән сыйлады.

Мондый чаралар тернәкләндерү процессында уңай йогынты ясый, чөнки балаларның психо-эмоциональ хәлен яхшырта.

 

Ирина Здобнова,

тәрбияче

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: