Бөгелмә авазы

Ак кояш күгебездә, Сабан туе бүген бездә

Яланнарда Сабан туе гөрли, Бәхетлесе илнең бүген мин, Хәтфә кебек яшел яланнарга Ачып салган халкым күңелен… И-их, хозур җәй! Җәйнең яме, нуры-бизәге, алтын таҗы - Сабан туйлары! Кардәш-ыру, нәсел-нәсәп, күрше-күлән һәм дус-ишне газиз туган якта күрештерә, кендек каны тамган изге туфракка җыя торган борынгы олуг вә ямьле бәйрәмебез. Бу бәйрәм...

Яланнарда Сабан туе гөрли,
Бәхетлесе илнең бүген мин,
Хәтфә кебек яшел яланнарга
Ачып салган халкым күңелен…

И-их, хозур җәй! Җәйнең яме, нуры-бизәге, алтын таҗы - Сабан туйлары! Кардәш-ыру, нәсел-нәсәп, күрше-күлән һәм дус-ишне газиз туган якта күрештерә, кендек каны тамган изге туфракка җыя торган борынгы олуг вә ямьле бәйрәмебез. Бу бәйрәм безнең өчен елга бер килә торган күңел ачу көннәре генә түгел. Узган Сабан туе хатирәсе, яңа Сабан туен көтеп алу хисләре күңелләребездә гомер буе тылсымлы бер көч булып яши. Бу көч безне туган җирләрдән еракларда яшәгәндә дә туганлык җепләре белән бәйләп тора, ерак җирләрдән туган якларыбызга алып кайта, туган як һавасын күкрәк тутырып суларга чакырып тора, безнең туганлык-дуслык бакчасын ал чәчәкләр белән бизи. Сабан белән җир кавышып, икмәк яралуның бөек туедыр бу!
…28 май иртәсе. Кызыл Чишмә авылына туктаусыз машиналар агыла. Шушы кечкенә генә авыл 32 елдан соң үз кардәшләрен, үз балаларын, үз ыруын Сабан туе мәйданына җыйды. Соңгы бәйрәм 1984 елда уздырылган булган икән. Быелгы очрашуның төп хуҗасы, оештыручысы, химаячесе - Марсель Мортазин. Аның әти-әнисе тумышлары белән шушы авылдан. Еш була Марсель әнисе янында. Авылга икенче җан өрүгә, аны тернәкләндерүгә күп көч сарыф иткән ир-егет ул. Берничә дистә еллар узганнан соң авылда шушы милли бәйрәмебезне торгызу, оештыру, үткәрү идеясен алга сөреп, ниһаять, тормыш-ка ашырганы өчен мәйданга җыелган бар халык аңа чиксез ихтирамын күрсәтте. Күпсанлы уеннарда, көрәштә катнашып, җиңү яулаган батырлар, тапкырлар, җитезләр, уңганнар үзләренә бирелгән бүләкләр өчен бәйрәм спонсорына рәхмәтләрен җиткерделәр. Ямь өстенә ямь өстәп, искитмәле матур Сабан туе мәйданында Бәширә Насыйрова җырлады. Абыйсы Ленар белән алар да Марсель Мортазин чакыруы белән килгән иделәр.
Мәйданда авылның иң күркәм, иң олы яшьтәге кешеләре дә билгеләп үтелде. Кәтифә, Бикә, Нәфига, Илгизә, Рәйсә әбиләргә матур җылы япмалар тапшырылды. Бу күчтәнәчләрнең спонсоры - Зилә Гыйниятуллина.
Уен-көлке, төрле узыш-ярышлар, җыр-бию белән үрелеп, бик күркәм үтте Кызыл Чишмәдә Сабан туе. Сәүдә нокталары эшләп торды. Ничә еллар буе бер-берсе белән күрешмәгән, очрашмаган авылдашларны бер мәйданга җыйды Сабан туе. Кай тарафка гына карасаң да, кешеләрнең ихластан, эчкерсез елмайган шат йөзләре күзгә ташланды.
Һәрнәрсәнең башы булган кебек азагы да була. Сабан туе да ахырына якынлашты. Соңгы сүзне Марсель Мортазин алды. "Озын кышлар, көзләр, язлар буе көтеп алынган иң мөкатдәс мизгелләр - Сабан туе узды бездә бүген. Вакыт чоңгылында югалмаган, 32 ел өзеклектән соң да үзенең тәмен, ямен безнең көннәргә кадәр җиткерә алган быелгы Сабан туе барыгызга да сәламәтлек, күңел көрлеге, шатлыклар алып килсен. Барыбызга да кабат шушы мәйданнарда очрашырга язсын. Миңа шушы бәйрәмне оештырышкан, үткәрергә ярдәм иткән һәрбер кешегә зур рәхмәтләремне җиткерәм. Кодаш мәдәният йорты иҗат коллективына Кызыл Чишмә Сабан туен матур итеп бизәп алып барганнары өчен аеруча рәхмәтлемен. Бүгенге Сабан туеның баш батыры Ленар Гыйззәтуллин булды, икенче урында - Марат Әхмәтгалиев, өченче урында - Адел Дадабаев.
Күңелләрне рәхәтләндерә, җанга җылы бирә торган Сабан туе узып китте. Күгебез аяз булсын, өметләребез аклансын, тормышыбыз бүгенге бәйрәм төсле ямьле булсын. Хушыгыз, Сабан туе - мөбарәк!" - дип тәмамлады сүзен ир-егет.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: