Бөгелмә авазы

Афәрин, Альберт кардәшем!

Чиләбе шәһәрендә гомер кичерүче якташыбыз Альберт Нәсыйх улы Шәяхмитов, әти-әнисе яшәгән, бала чакта үзе дә кайтып йөргән Карабаш бистәсендә узган ел булып, авылдашларга бушлай концертлар күрсәтеп, яңа елда яңа иҗат җимешләре "төяп" янәдән кайтырга сүз биреп киткән иде. Сүзендә торды Альберт. Быел ул тагын Карабаш, Бөгелмә Сабан туйларында, "Алмакай" атлар...

Чиләбе шәһәрендә гомер кичерүче якташыбыз Альберт Нәсыйх улы Шәяхмитов, әти-әнисе яшәгән, бала чакта үзе дә кайтып йөргән Карабаш бистәсендә узган ел булып, авылдашларга бушлай концертлар күрсәтеп, яңа елда яңа иҗат җимешләре "төяп" янәдән кайтырга сүз биреп киткән иде.

Сүзендә торды Альберт. Быел ул тагын Карабаш, Бөгелмә Сабан туйларында, "Алмакай" атлар фермасында узган Кымыз бәйрәмендә чыгышлар ясады. Котылдык авылында куйган концертта аның энесе Радик, җәмәгате Татьяна, кызы Ангелина да катнаштылар (фотода).

Җыелган ватандарларга аның "Уян, татар!", "Әниемнең истәлеге" дигән җырларының сүзләре дә, көйләре дә бик нык тәэсир ясады. "Тормыш бит ул тормый көтеп. Укы, татар, китап булсын юлдашың. Җырла, бие, иманлы һәм чыдам бул. Йөрмә бүтән адашып...", "Әниемнең истәлеге булып калды мендәре. Үләргә насыйп итсен балаларың кулында" дигән тирән мәгънәле сүзләр бу кичтә гимн кебек яңгырады.

Бик талантлы егет булып чыкты Альберт. Дудукта, гармунда, кубызда, гитарада да уйнады.

- "Тәфтиләү"не махсус ике ай дәвамында өйрәндем", - дип, аны да безгә җырлап күрсәтте. Әмма аның урыс мохитендә үсүе үзен нык сиздерә шул. Күпме генә тырышса да, Чиләбе акцентын җиңә алмады. Югыйсә тавышы Габдулла Рәхимкуловныкы кебек көчле дә, матур да. Тик телең туган телдә ачылмаса, табигать сиңа нинди генә сәләт бирсә дә, татар классигы була алмыйсың икән ул. Ә бит Альберт кына түгел, тагын күпме милләттәшебез бу бәхеттән мәхрүм булып калган!

Альбертның тагын бер хоббие - мавыгуы ­ фотога һәм кинога төшерү. Аның Фәрит Нәбиуллинның "Алмакай" атлар фермасы турында "Небесные кони" дигән фильмы интернетта урнаштырылган һәм ул уңышлы бара - популярлык казанган инде. Һади Атласи исемендәге музей-китапханә турында да фильм әзерләп йөри ул.

Һәр нәрсә белән кызыксынучан, үзенчәлекле шәхес Альберт Нәсыйх улын һәм аның юлдаш-иптәшләрен ике ел рәттән парапланерда да очырдым әле мин. Бик ошаттылар, алган тәэсирләреннән канәгать булдылар.

Без дә якташыбызны алдагы елларда яңа уңышлар, яңа иҗат казанышлары белән көтеп калабыз.

Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.

Карабаш бистәсе.

Рәсемнәрдә: Котылдыкта узган концерттан күренешләр.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: