Бөгелмә авазы

11 яшьлек Татарстан малае Нюшаны биетә

Яр Чаллыдан Нурлан Исмаилов «Голос.Дети-4» тапшыруында кичә «сукыр» тыңлап алу турын уңышлы уза. Малайның көчле тавышы остазларның берсе булган Нюшаны таң калдыра. Ул хәтта утырган җиреннән торып басып бии дә! Зал Нурланга дәррәү кул чаба, «афәрин», «молодец» дип кычкыра. Нюша: «Чын күңелдән әйтәм: мин үземнең ир-атымны таптым!» дип гаҗәпләнүен белдерә,...

Яр Чаллыдан Нурлан Исмаилов «Голос.Дети-4» тапшыруында кичә «сукыр» тыңлап алу турын уңышлы уза. Малайның көчле тавышы остазларның берсе булган Нюшаны таң калдыра. Ул хәтта утырган җиреннән торып басып бии дә!

Зал Нурланга дәррәү кул чаба, «афәрин», «молодец» дип кычкыра.

Нюша: «Чын күңелдән әйтәм: мин үземнең ир-атымны таптым!» дип гаҗәпләнүен белдерә, «Ниһаять! Мин бәхетле!» сүзләре белән Нурланны кочаклый. Малай «Позвони» җыры белән остазларның мәхәббәтен яулый.

Нурлан Исмаилов 78 нче номерлы А.С.Пушкин исемендәге лицеенда белем ала. Аңа 11 яшь. Бәйгегә укытучысы Алинә Орлова әзерләгән.

http://tatar-today.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: