Бөгелмә авазы

1 июньгә - афиша

Үзегезне күрсәтергә ашыгыгыз! 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Бөгелмә балалар паркында бу көнне бәйрәм атмосферасы хакимлек итәчәк. Иртәнге 10нан алып, 12 сәгатькә кадәр "Мир в детских руках" дип исемләнгән концерт программасы белән иҗат коллективларының чыгышлары көтелә. 16 сәгатьтә "Пространство кукол" арт-галереясында күргәзмә тәкъдим ителә. Барыгызны да арт-күргәзмәдә катнашырга...

 

Үзегезне күрсәтергә ашыгыгыз!

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Бөгелмә балалар паркында бу көнне бәйрәм атмосферасы хакимлек итәчәк.

Иртәнге 10нан алып, 12 сәгатькә кадәр "Мир в детских руках" дип исемләнгән концерт программасы белән иҗат коллективларының чыгышлары көтелә.

16 сәгатьтә "Пространство кукол" арт-галереясында күргәзмә тәкъдим ителә. Барыгызны да арт-күргәзмәдә катнашырга чакырабыз. Чараның төп максаты - бер мәйданчыкта төрле материалдан (фарфор, репликант һәм фэшн, шарнирлы кечкенә, тегелгән һәм бәйләнгән, раритет курчаклар) эшләнгән, гомумән, бөгелмәләрнең яраткан курчакларын бергә җыю. Әлеге беренче тапкыр оештырылучы проектны ел саен уздыру планлаштырыла. Күргәзмә халыкка да, коллекционерлар өчен дә бик кызыклы булыр дип көтелә. Бирегә килгән кешеләр курчаклар белән фотога төшә алалар, ошаганнарын сатып алу мөмкинлеге дә бар.

17 сәгатьтә - "Кэтсбург - 2016" күргәзмәсе. Әгәр сезнең мәчегез үтә матур, шаян, талантлы икән, нинди нәселдән булуына карамастан, алып килегез, башкалар да күрсеннәр. Күргәзмә барышында шулай ук безнең нәни дусларыбызны тәрбияләү буенча консультация биреләчәк һәм үзегезгә ошаганын сатып та алырга була. Шулай булгач, күргәзмәгә үзегез белән читлек, савыт, су һәм песи азыгы алып килергә онытмагыз.

18 сәгать 20 минутта - "Веселые клоуны" фестивале. Әлеге кызыклы чарада катнашырга теләүчеләр, костюм тегә башлагыз. Үзегез белән сабын куыгын алырга да онытмагыз. Иң кызык һәм үзенчәлекле костюм киеп килгән клоунга - приз.

Заявкалар кабул итү 27 майда төгәлләнәчәк. Болар турында тулырак parkbugulma.ru сайтында таныша аласыз. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 6-91-83.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: