Бөгелмә авазы

Тавык итенә кишер кушып ясалган котлет

Безгә кирәк булачак: тавык ите, кишер, йомырка, ак ипи, тоз, борыч.

Пешерү тәртибе: кишерне пешерәбез һәм вак угыч аша чыгартабыз. Фаршка тоз, борыч, йомырка салып шулай ук яхшылап болгатабыз. Тавык итен иттарткыч аша чыгартканда ак ипи телемнәре кушып җибәрсәгез дә була. 

Кишер белән итне бергә кушып яхшылап болгатабыз да, зур булмаган түгәрәк котлетлар ясыйбыз. 
Котлетларны табада кыздырсагыз, духовкада яисә парда пешерсәгез дә була. 

Реклама

 

Ашларыгыз тәмле булсын!

https://vk.com/tatarshlari

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: