Бөгелмә авазы

Законга аңлатма

Прокурор адвокат түгел Сорау. Гражданлык процессында катнашучы прокурор үзенең позициясен яклауны үтенеп мөрәҗәгать иткән кешенең дәлилләрен хуплап чыга аламы? Җавап. Юк. Бу законны дөрес аңламаудан туган сорау. Прокурор процесска закон мәнфә-гатьләрен генә яклап катнаша, ә кемнеңдер "түләүсез адвокаты" булып түгел. Прокурорның йомгаклау сүзе дәгъвачының таләпләренә дә, җавап бирүченең каршылык-ларына да...

Прокурор адвокат түгел

Сорау. Гражданлык процессында катнашучы прокурор үзенең позициясен яклауны үтенеп мөрәҗәгать иткән кешенең дәлилләрен хуплап чыга аламы?

Җавап. Юк. Бу законны дөрес аңламаудан туган сорау. Прокурор процесска закон мәнфә-гатьләрен генә яклап катнаша, ә кемнеңдер "түләүсез адвокаты" булып түгел.
Прокурорның йомгаклау сүзе дәгъвачының таләпләренә дә, җавап бирүченең каршылык-ларына да тиешле бәя бирүне; дөрес карар кабул итү өчен әһәмиятле булган вәзгыять шартларын ачыклауны; эшне тикшерү барышында мәгълүм булган вакыйгаларны күрсәтүне; матди һәм процессуаль хокукый нормаларга таянуны үз эченә ала. Бу очракта прокурорның бурычы судка эшне тиешенчә тәфсилләп ачыклап бетерергә ярдәм итүдән, аны карау барышында закон таләпләренең дөрес саклануына булышудан гыйбарәт. Соңыннан прокурор каршылыклы якларның бәхәсе закон нигезендә ничек хәл ителергә тиешлеге хакында үз фикерен белдерә.

Рөстәм ГАЛИМОВ,
шәһәр прокуроры урынбасары.

Хөкем карарын кемнәр башкара?

Реклама

Хөкем карары актларында күрсәтелгән таләпләрне суд приставлары һәм алардан башка тагын түбәндәге затлар башкара ала:
1. Банклар һәм башка кредит оешмалары ("Башкарма производство турында"гы Федераль Законның 8 нче маддәсе).
2. Россия Федерациясе, РФ субъекты, муниципаль берәмлек казналары исәбенә һәм бюджет оешмаларыннан тиешле бюджет средстволары исәбенә акчаны тотып калу турындагы актларны үтәүче финанс органнары (Россия Федерациясе Бюджет кодексының 24.1 нче бүлеге).
3. Кыйммәтле кәгазьләр базарында профессиональ катнашучылар һәм эмитентлар ("Башкарма производство турында"гы Федераль Законның 8.1 нче маддәсе).
4. Бурычлы гражданинга даими түләүләрне түләүче затлар ("Башкарма производство турында"гы Федераль Законның 9 нчы маддәсе).
Бурычлы кеше суд карарын үз иреге белән үтәүдән баш тарта икән, бурычны дәгъва итүче башкарма документны бурычлының яшәү урынындагы, яисә аның милек-мөлкәте саклана торган урындагы суд приставлары хезмәтенең структур бүлекчәсенә җибәрә.

Мәҗбүри эшкә җәлеп итү турында

РФ Федераль Законы нигезендә, 2011 елның 7 декабреннән РФ Җинаять кодексына һәм РФ Җинаять-башкарма кодексына төзәтмәләр кертелде.
Җәзаның яңа төре - мәҗбүри эшкә җәлеп итү зур булмаган, яисә уртача авырлыктагы җинаять кылган өчен иректән мәхрүм итү урынына кулланыла торган чара ул. Беренче тапкыр гына кылган булса, хәтта авыр җинаять өчен дә билгеләнергә мөмкин бу җәза.
Мәҗбүри эш суд-башкарма системасы органнары билгеләнгән урыннарда башкарыла, вакыты 2 елдан 5 елга кадәр билгеләнә ала. Хезмәт хакының 5-20 проценты дәүләт файдасына тотып калына. Хөкем ителгән кеше мәҗбүри эштән баш тарта, яисә кача икән, җәза чарасы аны ирегеннән мәхрүм итү төренә алыштырыла ала.

Балигъ булмаганнарга, I һәм II төркем инвалидларга, авырлы яки 3 яшькә кадәрге баласы булган, яисә 50 яшьтән узган хатын-кызларга, 60тан өлкәнрәк ир кешеләргә, хәрби хезмәткәрләргә карата бу чара кулланыла алмый.

РФ Җинаять-башкарма кодексы мәҗбүри эшкә җәлеп итү чарасын махсус төзәтү үзәкләрендә үтүне карый, яңа Закон тәртибе 2013 елның
1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

Рушат ФӘЙРУШИН,
шәһәр прокуроры өлкән ярдәмчесе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: