Бөгелмә авазы

Законда үзгәрешләр: Медицина оешмаларын урнаштыру

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы белән "Сәламәтлек саклау дәүләт системасы һәм муниципаль система медицина оешмаларын урнаштыруга таләпләр" расланды. Бу таләпләр күрсәтелә торган медицина ярдәменең төрләрен, формаларын һәм шартларын истә тотып, халыкка медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлекләрен арттыру, якынайту өчен куела. Мисал өчен, ашыгыч формада медицина ярдәме күрсәтүә торган оешмалар (ашыгыч ярдәм...

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы белән "Сәламәтлек саклау дәүләт системасы һәм муниципаль система медицина оешмаларын урнаштыруга таләпләр" расланды. Бу таләпләр күрсәтелә торган медицина ярдәменең төрләрен, формаларын һәм шартларын истә тотып, халыкка медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлекләрен арттыру, якынайту өчен куела. Мисал өчен, ашыгыч формада медицина ярдәме күрсәтүә торган оешмалар (ашыгыч ярдәм станциясеннән, поликлиниканың ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлекләреннән тыш) транспорт чарасы белән иң күбе 60 минутта барып җитәрлек арада; кичектергесез ярдәм күрсәтә торганнары 120 минутлык арада урнашкан булырга тиеш. РФ субъектларындагы географик шартларга, климат үзенчәлекләренә карап, нигезле төзәтмәләр кертелергә мөмкин. 20 меңнән күбрәк кеше яши торган торак пунктларда беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү оешмаларының җәяүләп 60 минутта барып җитәрлек ераклыкта булырга тиешлеге каралаган.

Диана ЮНЫСОВА,

прокурор ярдәмчесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: